Актаныш районында урып-җыю эшләре ахырына якынлаша. 10 сентябрьгә бөртекле культураларның 89 проценты җыеп алынган. Игенчеләр алдында — калган мәйданнарны кыска вакыт эчендә җыеп алу, кукурузны суктыру һәм терлекчелек хуҗалыкларын кышкы чорга җитәрлек күләмдә сыйфатлы азык белән тәэмин итү бурычы тора. Быелгы уңышның күләме, нинди культураларның яхшы нәтиҗә күрсәтүе, кайсы юнәлешләрдә кыенлыклар тууы һәм терлек азыгы әзерләүнең нинди ысуллары кулланылуы турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев белән сөйләштек.
Бөртеклеләрнең 89 проценты җыеп алынган
— Нәфис Әзһәмович, бүгенгә районда урып-җыю эшләренең барышы нинди? Күпме мәйданда эшләр төгәлләнде?
— Бүгенге көнгә районда, кукурузны да исәпкә алып, бөртекле культуралар якынча 30 мең гектар мәйданда чәчелгән иде. Кукуруз 2614 гектар мәйданны били.
10 сентябрьгә бөртекле культураларның 89 проценты җыеп алынды. Кукурузны читкә куеп торганда, суктырып аласы бөртекле культураларның мәйданы якынча 1100 гектар тәшкил итә.
Аерым хуҗалыкларда язгы бодайны җыеп аласы бар. «Башак» хуҗалыгында — 500 гектар, «Әнәк» агрофирмасында — 300, «Ташкын»да — 100, «Чәчер» хуҗалыгында 50 гектар мәйданда эшләрне төгәллисе калды.
Соңгы көннәрдә яңгырлы һава торышы урып-җыю эшләренә бераз комачаулый. Шулай да алдагы көннәрдә һава шартлары уңайланыр һәм калган мәйданнарны да вакытында җыеп алырбыз дигән өмет бар.
Бүгенге көндә район буенча бөртеклеләрнең уртача уңышы гектарыннан 37 центнер тәшкил итә. Узган ел бу күрсәткеч 38,4 центнер булган иде.
Көзге бодай нәтиҗәсе — яхшы
— Быелгы сезонны узган ел белән чагыштырганда ничек бәялисез? Кайсы культуралар аеруча яхшы уңыш бирде?
— Культуралар арасында көзге бодайның нәтиҗәсе аеруча яхшы дип әйтергә була. Быел районда 9,5 мең гектарга якын мәйданда көзге бодай чәчелде. Аның уртача уңышы гектарыннан 49,6 центнер тәшкил итте.
Бу безнең өчен уңай нәтиҗә. Көзге бодай белән район хуҗалыклары инде күп еллар шөгыльләнә. Аның нәтиҗәлелеген исәпкә алып, быел көзге чәчү мәйданнарында бодай күләмен саклап калдык, хәтта арттырдык.
Борчак быел көткәнне бирмәде
— Ә кайсы культуралар буенча көтелгән нәтиҗәгә ирешү авыррак булды?
— Борчак буенча быел нәтиҗә узган ел белән чагыштырганда түбәнрәк. Узган ел борчак 2500 гектар мәйданда чәчелгән булса, быел 2100 гектар тәшкил итте.
Узган ел гектарыннан уртача 26 центнер уңыш алган идек. Быел исә бу күрсәткеч 18 центнер булды. Борчак безнең өчен яхшы культураларның берсе, әмма быел көтелгән уңышны бирә алмады.
Моның төп сәбәпләренең берсе — корткычлар һәм төрле бөҗәкләр һөҗүме. Моннан тыш, яңгырлы һава торышы да үз вакытында суктырып, уңышны җыеп алырга комачаулады.
Кукуруз сугу башланды
— Хәзер инде кукуруз сугуга керештегез. Бу эш районда ничек бара?
— Кукуруз сугуга беренчеләрдән булып Нур Баян исемендәге хуҗалык кереште. Бүгенге көндә анда суктырылган кукурузның дымлылыгы 35 процент тирәсе.
Хуҗалыкта гектарыннан якынча 80 центнер уңыш алып баралар. Көн саен ике комбайн белән 30 гектар чамасы мәйдан суктырыла.
Суктырылган кукурузны тегермән аша үткәреп, турыдан-туры базларга тутыралар һәм таптыйлар. Бу технологиядә консервантлар кулланылмый. Әзерләнгән азык кыш дәвамында, киләсе елга кадәр, терлекләргә ашату өчен саклана.
Кукуруз — терлек өчен кыйммәтле азык
Бу технологиянең районда инде үз тәҗрибәсе бар. Узган ел «Актаныш» агрофирмасында бер базга кукурузны шушы ысул белән салып карадылар. Нәтиҗә бик яхшы булды — терлекләр өчен туклыклы азык алынды.
Кукурузның терлек организмы өчен энергия чыганагы булуы мөһим. Ул сөт җитештерүдә дә зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә хуҗалыклар үзләрендә җитештерелгән кукурузны мөмкин кадәр нәтиҗәле файдаланырга тырыша.
Район семинарында да «Актаныш» агрофирмасы мисалында әлеге тәҗрибәне күрсәттек. Хәзер бу ысулны башка хуҗалыкларда да куллану мөмкинлеге бар.
«Таң» хуҗалыгында да кукурузны шушы технология буенча азыкка салу планлаштырыла. «Әнәк» агрофирмасы исә инде берничә ел кукурузны махсус турагыч комбайннар белән җыеп алып, консервантлар кулланып, рукавларга һәм базларга тутыра.
Үзеңдә җитештерелгән азык — зур мөмкинлек
Кукурузны терлек азыгына әйләндерүнең мондый технологиясе хуҗалыкларга читтән сатып алына торган комбикорма күләмен киметергә мөмкинлек бирә.
Терлекчелек белән шөгыльләнүче хуҗалыклар өчен бу аеруча мөһим. Үз җиреңдә үстерелгән культураны үзеңнең терлекләрең өчен сыйфатлы азык итеп әзерләү — чыгымнарны киметү белән беррәттән, азык базасын ныгытуга да ярдәм итә.
Быел районда кукуруз 2614 гектар мәйданда чәчелгән. Кукуруз үстерү белән «Башак», «Чишмә», Таң», «Нур Баян исемендәге, «Әнәк», «Актаныш» агрофирмалары һәм башка хуҗалыклар шөгыльләнә.
Иң зур мәйданнарның берсе «Әнәк» агрофирмасына туры килә — 622 гектар. «Актаныш» агрофирмасында кукуруз 452 гектар мәйданда чәчелгән. «Чишмә» агрофирмасында исә әлеге культура 100 гектар мәйданны били.
Алда игенчеләр алдында урып-җыю эшләрен югалтуларсыз төгәлләү, кукурузны вакытында җыеп алу һәм терлекләрне кышкы чорга сыйфатлы азык белән тәэмин итү бурычы тора. Һава шартлары мөмкинлек бирсә, калган мәйданнардагы уңышны да кыска вакыт эчендә җыеп алу планлаштырыла.
Дәвамы бар.
Нет комментариев