Казан шәһәренең Актаныш якташлар җәмгыяте республика бәйгесендә 3 нче урынны яулады.
Якташлар җәмгыяте Актаныш районыннан читтә яшәүче якташларыбызны берләштерү, туган җир белән бәйләнешне саклау һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнашу юнәлешендә эш алып бара.

Әлеге уңышта якташыбыз Вәсим Вахитовның хезмәте аеруча зур. Ул туган җиргә булган мәхәббәте, активлыгы һәм якташларны берләштерүгә керткән өлеше белән райондашларыбыз арасында хөрмәт казанды.
Республика бәйгесендә яуланган өченче урын — Казанда яшәүче Актаныш якташларының бердәмлегенә һәм актив эшчәнлегенә бирелгән бәя. Бу уңыш белән якташлар җәмгыяте әгъзаларын һәм аның җитәкчесе Вәсим Хуҗаҗан улын котлыйбыз!
Нет комментариев