Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

МӘДӘНИ СУЛЫШ: 2018 ел нәтиҗәләре буенча мәдәният учаклары арасында җиңүчеләр аталды (ИСЕМЛЕК ҺӘМ ФОТОЛАР)

Алар акчалата премияләр белән дә хөрмәтләнде. 

Актанышта үткән алдынгылар җыены кысаларында, район мәдәният йортлары арасында халыкка иң яхшы мәдәният хезмәте күрсәтүен исәпкә алып, Иске Кормаш мәдәният йортына 1 дәрәҗә диплом тапшырылды. Җитәкчесе Хамматуллина Рәмилә Әсләх кызы. Дәрәҗәле икенче урынга Киров авыл мәдәният йорты 2 дәрәҗә дипломга лаек дип табылды, җитәкчесе - Хуҗина Алсу Фасил кызы. Татар Суксу авылы мәдәният йортына  3 дәрәҗә диплом тапшырылды. Житәкчесе Баянова Гөлназ Әнвәр кызы. Алар акчалата премияләр белән дә хөрмәтләнде. 
Шулай ук ел дәвамында зур уңышларга ирешкән мәдәният йортлары да билгеләп үтелде. Алар: Иске Байсар авылы мәдәният йорты. Житәкчесе Хәйриева Фәнзилә Шаехтимер кызы. Кәзкәй авылы мәдәният йорты. Житәкчесе Әхмәтнәбиев Илшат Хакимҗан улы. Иске Сәфәр авылы мәдәният йорты. Житәкчесе Харунов Илдус Хади улы. Мәдәният йортларына  дипломнар тапшырылды.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев