Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

МОҢ ДӘРЬЯСЫНДА: Актаныш районы мәдәниятенең алтынга тиң Рәмиләсе хезмәттәшләрен юбилейлы Сабантуйга җыйды (+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Мәдәният хезмәткәрләрен бергә җыйнап, күңел ачу максатыннан Иске Кормаш авылында Сабантуй оештырылды.

Яз фасылы әйләнә-тирә дөньяны ничек үзгәртсә, мәдәният тә кешене нәкъ шулай ук рухландыра, аның күңелендәге иң яхшы сыйфатларны һәм иҗади мөмкинлекләрне уята. Нәкъ менә аларның эшчәнлеге күп көч таләп итүче көндәлек хезмәтегез рухият, әхлакый хакыйкать һәм матурлык башлангычын саклап калуда ярдәм итә. 

Башкалар ял иткән вакытта, мәдәният хезмәткәрләре хезмәт куя, күңел җылыларын кызганмыйча, халыкка бүләк итә, матурлык дөньясына алып керә. Күзгә күренми һәм тоемлау да мөмкин булмаган ниндидер көч аша әлеге хезмәт милләтләр берлеген тәэмин итә, шул ук вакытта шәхси үзенчәлекләрне саклап калуга да булыша. Мәдәният хезмәткәрләрен бергә җыйнап, күңел ачу максатыннан Иске Кормаш авылында Сабантуй оештырылды. 

Бу көнне Сабантуй мәйданында икеләтә бәйрәм дисәң дә ялгыш булмас. Инде 30 елга якын Иске Кормаш авылы мәдәният йортын җитәкләүче, тынгы белмәс мәдәният хезмәткәре Рәмилә Хамматуллинаның гомер бәйрәме дә иде. Аңа тормыш үзе ике бишле билгесен куйган көн иде бүген.  

Район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева юбиляр Рәмилә Әслах кызын туган көне белән котлап, үзенең изге теләкләрен җиткерде. 

Шулай ук Рәмилә Хамматуллина хезмәттәшләре, авылдашлары тарафыннан да котлау сүзләре, бүләкләр кабул итеп алды.  

Бәйрәмнең икенче өлеше - Сабантуй – җырлы-биюле тамаша белән башланып китте. Мәдәният хезмәткәрләре Сабан туе әләмен күтәргәч, төрле күңел ачу чаралары башланып китте : кашыкка йомырка салып йөгерү, парлап чаңгы шуу, агач атны “иярләү” һәм башка уеннарда мәдәният хезмәткәрләре үз көчләрен сынады. 

Ә без,  үз чиратыбызда, мәдәният хезмәткәрләрен быелгы сезонны уңышлы ябулары   белән тәбрик итәбез. Иҗатыгыз һәм эшсөючәнлегегез нәтиҗәсендә районыбыз мәдәнияте үз үсешендә шактый зур казанышлары белән аерылып тора. Күпкырлы талантыгыз, тырыш хезмәтегез һәм рухи юмартлыгыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә . Сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, илһам, үз көчегезгә һәм киләчәккә ышаныч телибез. Алга таба да сезнең хезмәтегез, талантыгыз һәм осталыгыгыз райондашларыбыз күңелендә бары тик кайнар хисләр генә уятыр дип ышанып калабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев