Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

ӨР-ЯҢА КЛИП: Илсөя Бәдретдинова татар халкы аңламый торган клибын интернетка “элгән”

"Ә кайчан минеке кешечә булганы бар?" - дип язып калдырган Илсөя.

Илсөя Бәдретдинова Камил Сәгадәт сүзләренә Айдар Тимербаев көй язган "Түзәрлек булсаң гына" җырына клип төшереп йөри. Социаль челтәрдәге фотода күренгәнчә, кадрларда Илсөяне ниндидер куркыныч бер адәм куа килә. Чит ил блокбастерларындагы рәвештә, кышкы урманда, ярымшәрә хәрби ир-ат күренә, Илсөянең йөзендә курку, авырту кебек хисләр чагыла.

"Бу клипны төшерә башлаганчы ук, "безнең татар халкы аңлый торган нәрсә түгел инде бу", диделәр. Бәлки, бәлки. Ә кайчан минеке кешечә булганы бар?" - дип язып калдырган Илсөя инстаграмда.

Инстачылар Илсөяне юата, "барысы да яхшы", "яратабыз иҗатыңны", дип язып калдырганнар.
 

Реклама

чыганак: https://intertat.tatar/sozial-chelter-joldyzlari/ils-ya-b-dretdinova-tatar-khalky-a-lamyy-torgan-yber-eshli/

https://vk.com/tmtvproduction

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев