Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

СИШӘМБЕ КИЧЕНДӘ:"Күңелләрне тибрәндереп яңгырасын татар моңы"(ФОТОРЕПОРТАЖ)

Балалар сәнгать мәктәбен нәни балаларның һәм яшүсмерләрнең сәләтен, талантын ачу, күңел кылларын тоеп яшәү урыныдыр, дияр идем. Әлеге "Күңелләрне тибрәндереп яңгырасын татар моңы" исемле Актаныш балалар сәнгать мәктәбе академик концерты да искиткеч матур узды. Биредә бик күп юнәлешләр буенча класслар бар. Шул исәптән уен кораллары бүлеге дә уңышлы гына эшләп килә.

                                                                Районыбызда талантлы, сәнгать сөюче балалар күп булуы күңелләрне сөендерә. Чөнки сәнгать балаларны тәртипкә, матурлыкны күрергә, уен коралларын үзләштерергә, көйгә басарга, моң сөяргә һәм ритмнар тоярга өйрәтә. Үзаллылык, җаваплылык тәрбияли. Балаларда ныклы дуслык тойгысы барлыкка килә, үзләрен сәхнәдә кыю тотарга өйрәнәләр. Бу әдәби-музыкаль кичә хакында киләсе язмаларда тулырак таныша алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш яңалыклары Мәдәният Балалар Сәнгать Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Балалар иҗаты