Балалар иҗаты тег белән яңалыклар
-
"Серле сәнгать"челәрдә - янәдән матур уңышлар!
Бөек Жиңугә 77 ел тулуга багышлап "Квантриум" регионара рәсем ясау конкурсы үткәрде. Биредә укучылары яулаган матур уңышлары белән уртаклашып актив хәбәрчебез Илсөяр ханым Шәрипова язган.
-
КОТЛЫЙБЫЗ:"Яз мизгелләре"ндәге күркәм уңышларыгыз белән!
Актаныш муниципаль районының "Балалар иҗат үзәге" өстәмә белем бирү учреждениесе "Яз мизгелләре"фотоконкурсы үткәрде.
-
"Ромашка"да - төбәк семинары
Бүген Актаныш районының “Ромашка” балалар бакчасында тәрбиячеләрнең төбәк семинары үтте. Аның эшендә ут күршеләр - Мөслим, Минзәлә, Сарман районнарыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре педагоглары һәм директорлары, мәгариф идарәсе методистлары катнашты.
-
СИШӘМБЕ КИЧЕНДӘ:"Күңелләрне тибрәндереп яңгырасын татар моңы"(ФОТОРЕПОРТАЖ)
Балалар сәнгать мәктәбен нәни балаларның һәм яшүсмерләрнең сәләтен, талантын ачу, күңел кылларын тоеп яшәү урыныдыр, дияр идем. Әлеге "Күңелләрне тибрәндереп яңгырасын татар моңы" исемле Актаныш балалар сәнгать мәктәбе академик концерты да искиткеч матур узды. Биредә бик күп юнәлешләр буенча класслар бар. Шул исәптән уен кораллары бүлеге дә уңышлы гына эшләп килә.
-
Бөек шагыйрь
"Мин Актанышны яратам" бәйгесенең чираттагы катнашучысы Иркә Локманова, Яна Әлем төп гомуми белем биру мәктәбенең 1нче сыйныф укучысы.
-
Гөлләр иле, Актанышым!
Мин Борханов Алексей булам. Богады мәктәбенең 2нче сыйныфында укыйм. Рәсем ясарга, хикәя, шигырь язарга яратам.
-
Мин яратам сине, Актаныш!
Әдилә Арсланова - Богады мәктәбенең 2нче сыныфында белем ала. Буш вакытларында каләм тибрәтә, иҗат итә.