Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

ТАТАР ДИГӘН МИЛЛӘТЕМ БАР: Үзәк китапханә Республика көне уңаеннан чара оештырды (+ФОТОЛАР)

Китаплар аша Татарстан тарихы, аның бүгенгесе белән танышу мөмкинлеге булдырылган иде. 

30 август -Татарстан Республикасы көне. Шул уңайдан, 29  августта Актанышның үзәк китапханәсе хезмәткәрләре райондашларыбызга “Татар дигән милләтем бар” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итте. 

Мәдәният паркында оештырылган ачык чара тиз арада үз тамашачысын тапты. Көннең шактый салкын булуына карамастан, күргәзмәгә куелган китаплар күпләрне кызыксындырды. Алар аша Татарстан тарихы, аның бүгенгесе белән танышу мөмкинлеге булдырылган иде. 

Бәйрәм дулкынына “ Яшь гвардиячеләр” партиясенең Актаныш  бүлеге әгъзалары дә кушылды. Алар китапсөярләр белән аралашып, аларга ТРсы флагы төсендәге тасмалар таратты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев