Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Йолдызлар балкышы”–бәйрәм нәкыше!

Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты сәхнәсендә исеме-җисеменә туры килеп торган концерт тамашачылар карамагына күрсәтелде. “Йолдызлык” фестивале–22 ел эчендә меңнәрчә балаларга сәхнә, җыр-моң һәм бию, нәфислек һәм гүзәллек патшалыгына юл ачкан, күпме якты мизгелләр бүләк иткән ул!

                             Фойедан ук матур җыр-моңнар агылды, “Тамчы” һәм “Умырзая” вокаль ансамбльләре халкыбызның бәйрәм гимнына әверелгән “Бәйрәм бүген” җырын башкара иделәр.

                             Тамаша залында алма төшәрлек тә урын юк, һәркем нәни йолдызларның чыгашларын дулкынлану аша горурлык хисе белән көтте.

                             Биредә чыгыш ясаучы яшь талантларның осталыкларына сокланмау–мөмкин түгел! Бәйрәм рухында әзерләнгән концертны алып баручы, сценарий авторы Алмазия Хаҗиева:

 

Бүгенге сәхнә түребездә–“Йолдызлык” күгендә нур булып балкыган, күркәм уңышларга ирешкән Актанышыбызның сәнгать сөюче сабыйлары! Аларны алкышлар белән каршы алыйк!

 

                             Районыбызның мәгариф учреждениеләренең “Хөррият”, “Образ”, “Яшьлек”, “Шатлык”,  “Ак инеш”, “Лачыннар”, “Хазинә”, “Тамчы”, “Умырзая” ансамбльләре һәм иҗади төркемнәре, фольклор коллективлары сәхнәне үзләренең балкышлары белән бизәделәр. Шәхси чыгышлар:Айбулат Гаянов, Әдилә Зыязетдинова, Рияна Булатова, Әмилә Ганиева, Муса Галимов, Сөмбел Харисова, Илмир Заһертдиновлар илаһи сәнгатькә гашыйк җаннарның күңелләрен яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев