Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"ЙОЛДЫЗЛЫК - 2019": Актаныш мәктәпләре арасында урыннар чыгарылып, җиңүчеләр хөрмәтләнде (ИСЕМЛЕК + ФОТОЛАР)

Фестивальнең район турына йомгак ясаган әлеге чара ахырында җиңүче мәктәпләр аталды. 

3 март көнне Актанышта район үзәгендә урнашкан белем йортлары арасында “Йолдызлык-2019” фестиваленең гала-концерты үтте. 

Фестивальнең район турына йомгак ясаган әлеге чара ахырында җиңүче мәктәпләр аталды. 

Актаныш технология техникумы өченче урынны яулады. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия һәм Актанышның беренче мәктәбе коллективлары  – икенче урын ияләре. Дәрәҗәле беренче урынга Актанышның икенче санлы мәктәбе йолдызлары ия булды. Җиңүче мәктәп җитәкчелеген район башлыгы Э.Н. Фәттахов тәбрикләде. 

Гала-концерт кысаларында сайлап алу турларында балаларның чыгышларына бәя биргән жюри составы да хөрмәтләнде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы аларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев