Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

ҮЗЕБЕЗНЕҢ ГОРУРЛЫК: Райондашыбыз Ирек Хәйриев Актаныш данын Казанда яклаячак (ИСКИТКЕЧ ШӘП ВИДЕО ДА БАР - КАРАМЫЙ КАЛМАГЫЗ!)

Ирек Хәйриевнең яшәү кыйммәтләрен, тормышын, хыялларын чагылдырган видеофильмны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Видеопрезентацияне райондашыбыз Айдар Низамов әзерләде. 

1 февраль көнне  Әгерҗедә “Ел хатын-кызы“, “Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән“ республика бәйгесенең зона туры үтте. 


Әлеге дәрәҗәле чараның финалына чыгар өчен Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Менделеев, Тукай районнарыннан 40ка якын конкурсант дәгъва кылган иде. Алар арасында безнең районнан Гөлназ Баянова, Илиза Мөхәммәтова, Зәлифә Әмирова, Ирек Хәйриевлар да бар иде. 


Зона турында Актаныш районы данын яклаган Иске Байсар авыл җирлегеннән Ирек Илфак улы җиңүче дип табылды һәм конкурсның республика финал өлешендә катнашу хокукын яулады. Тәбрик итәбез! 

Ирек Хәйриевнең яшәү кыйммәтләрен, тормышын, хыялларын чагылдырган видеофильмны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Видеопрезентацияне райондашыбыз Айдар Низамов әзерләде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев