Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актаныш районы мәгарифендә яңарыш: Мәскәүнең Югары икътисад мәктәбе үзәге директоры Павел Сергаманов мәктәп директорларына, укытучыларга дәрес бирә

Бүген – 16 декабрь көнне Актаныш технологик техникумында Мәскәүнең Югары икътисад мәктәбе үзәге директоры Павел Сергаманов мәктәп директорларына, укытучыларга дәрес бирә.

“Мәктәпләрдә санлы үзгәрешләр” һәм “Мәгълүмати нигездә мәктәп белән идарә итү” темасына лекцияләр Актанышның мәктәп директорлары, бакча мөдирләре өчен махсус эшләнгән. Әлеге лекцияләргә Мәскәүнең Югары икътисад мәктәбе үзәге директоры Павел Сергаманов район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов белән берлектә Актаныш районы укытучылары ихтыяҗларын искә алып үзгәрешләр керткәнен ассызыклап үтте. Энгель Нәвап улына рәхмәтен дә белдерде Павел Аркадьевич. Район җирлегендә мәктәп укытучылары, директорлар өчен лекция уку аның эш практикасында әле беренче тапкыр. Авыл, район җирлегендә балаларга заманча югарылыкта белем бирүгә нигез җирлек булдыруда Югары икътисад мәктәбе үзәге белән киләчәктә дә иҗади аралашу, тәҗрибә уртаклашу дәвам итәр дигән фикерен белдерде психологик фәннәр кандидаты.

Павел Аркадьевич җитәкчелегендәге Мәскәүнең Югары икътисад мәктәбе үзәге белем бирү сыйфатын күтәрүдә, белем бирү белән идарә итүдә лидерларның  эшчәнлеген камилләштерү белән шөгыльләнә, эш тәҗрибәләрен өйрәнеп анализ ясый, төрле юнәлешләрдә белем бирү программаларын проектлаштыра. Мәгълүмати технологияләр заманында мәктәпләрдә заманча белем бирүдә алар махсуслашып эшлиләр.

Павел Аркадьевич Актанышка район башлыгы Энгель Нәвап улының чакыруы буенча килде. Актаныш мәгарифенең заманча югарылыкта үсеше өчен ике лидер җитәкче, үз эшчәнлекләрендәге тәҗрибәне кулланып, эксклюзив программа төзеде.

Районның технологик техникумында район мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре өчен белем сыйфаты белән идарә итү курслары 8 декабрьдән эшли башлады.  Җитәкчеләр 8 декабрьдән 27 апрельгә кадәр белем алачак. Белем алу практик күнекмәләр белән үрелеп бара, уку ахырында һәр җитәкче үзенең шәхси проектын яклаячак. Уку барышында өйрәтелгәннәрне эш барышында кулланып карау, сораулар булганда аны белем бирүче мөгаллим-галимнәргә бирә алу, чишелешен бергәләп эзләү ягыннан да отышлы әлеге укулар.

Беренче дәресне Актаныш районы мәгариф конференциясендә катнашып, район мәгарифе үз алдына куйган бурычлардан хәбәрдар булган, КФУда Ситуацион-аналитик үзәк директоры Тимерхан Булат улы Алишев биргән иде.

Ачык дәресләрдә район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашып, Актанышка укытырга килгән мөгаллимнәргә рәхмәтен белдерде. Уку елы башында районда һәр мәктәпнең рейтингы билгеләнгән иде. Алдынгы тәҗрибә белән эшләүдә, белем сыйфатын күтәрүдә һәр мәктәп директорыннан аттестация алынды.

Район башлыгы Энгель Нәвап улы җитәкчеләргә үз белемнәрен күтәрүдә мөмкинлекләр тудырып, махсус курслар укытуны Актаныш җирлегендә технологик техникум базасында укыту мәйданчыгы итеп оештырды. Җитәкчеләр Татарстан югары уку йортлары һәм Мәскәү шәһәре уку йортлары мөгаллим-профессорларыннан шул рәвешле эксклюзив дәресләр ала.

Чөнки заман югарылыгында һәм киеренке тизлектә эш оештыра, сыйфатлы белем бирү процессы  белән идарә итә белүче җитәкче-директор гына мәгариф системасында яңалыкларны үз югарылыгында кертә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев