Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актанышта “Ел тәрбиячесе-2023” Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы башланды

Тәрбиячеләрнең һөнәри осталыгын күрсәтүче “Ел тәрбиячесе-2023” Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы 17 январь көнне “Алтынчәч“ балалар бакчасында башланып китте. Бәйгегә районның 5 балалар бакчасыннан тәрбиячеләр көч сынашты.


Каюм Насыйри үзенең «Тәрбия» китабында “Әй оланнар, хикәятемне ишетегез- һөнәр өйрәнегез. Дөньяның байлыгына ышанырга ярамый. Ул бетә, я югала. Һөнәр исә, бер агым судыр, ышанычлы дәүләттер. Һөнәр иясе байлыгын югалтса да кайгырмас. Әй олан, син дә шулай һөнәр өйрән, тәрбияле бул, белем ал ” дигән. Җир йөзендә һөнәрләр күп төрле. Һәр һөнәрнең дә башлангычы тәрбия. Сабый балага тәрбияне гаиләдә әти-әни, әби-бабай бирсә, коллективта әлеге урында тәрбияче һөнәренең бар нечкәлекләрен белүче, бала белән бер сулышта яшәүче , бер агымда йөзүче шәхес тора.


Тәрбиячеләрнең һөнәри осталыгын күрсәтүче “Ел тәрбиячесе-2023” Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы 17 январь көнне “Алтынчәч“ балалар бакчасында башланып китте. Бәйгегә районның 5 балалар бакчасыннан тәрбиячеләр көч сынашты.


“Белем һәм тәрбия орлыкларын ихлас һәм мәхәббәт белән чәчегез, киләчәктә файдалы җимешләрен дә үзегез җыярсыз”- дигән Ризаэтдин Фәхретдин. Һөнәри бәйгедә катнашучылар да, тәрбия орлыкларын ихлас белән бар тырышлыкларын биреп, җан җылысы, мәхәббәтләрен кызганмый чәчүчеләр дип ышанабыз.


Галимова Рима Николай кызы, “Актаныш 7нче балалар бакчасының” югары квалификацион категорияле тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев