Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Балаларны дистанцион укыту башланды

Укытуның беренче көнендә үк укучылар да, укытучылар да техник каршылыклар алдында калды

undefined

 

undefined

6 апрель көнне бөтен республика, ил күләмендә дистанцион рәвештә укыту башланды. Гәрчә моңа әзерлек эшләре алдан ук башланган булса да, укытуның беренче көнендә үк укучылар да, укытучылар да техник каршылыклар алдында калды. Чөнки интернет челтәрләре бу кадәр йөкләнешне күтәрә алмады.

Нәтиҗәдә укытучылар укучыларны белемсез калдырмас өчен кыенлыктан чыгуның төрле юлларын эзләргә кереште. Кемдер дәреслектәге биремнәрне "Ватсаптан" җибәрде, кемдер учи.ру порталындагы факультативлар аша эш кушты. Ә укучылар үзләренең җавапларын телефонга төшереп укытучысына җибәрә торды. Нәтиҗәдә укытучыларның телефоннарына ут кабар дәрәҗәгә җитте. Әле ул эшләрне шул телефоннарга күзләрен чекерәйтеп тикшерергә дә кирәк бит. Шул ук вакытта әти-әниләр дә "Ватсаптагы" үз төркемнәрендә фикер алышты. Кемдер компьютердан интернетка керә алмый. Кемдер биремне эшли алмый. Кемнеңдер баласы аңламый. Укытучының баланың күзенә карап дәрес бирүенә җитәме соң? Яшәсен мәктәп дигән фикерләр еш язылды. Чыннан да, бу шулай. Тик килеп туган вәзгыять бездән башканы таләп итә. Нишләргә? Бу кыенлыклардан ничек чыгарга? Үзебезнең райондагы вәзгыять белән танышу ниятеннән район мәгариф идарәсе җитәкчесе Венера Хәевага мөрәҗәгать иттек.

-Җир шарында барлыкка килгән пандемия безнең мәгариф бүлегенә дә кагылды. Дүртенче чиректә укучылар дистанцион рәвештә укуга күчтеләр. Беренче көнне  интернетның түбәнлеге, платформаларның туктап калулары кебек проблемалар республикада да, бездә дә булды. Әмма укытучылар бу проблемалардан чыгу юлларын таптылар. Видеодәресләр төшереп, аларны балаларның электрон почталарына җибәреп, төрле алымнар кулланып эшлибез. 

-Барлык балаларның да компьютерлары, телефоннары булмаска мөмкин. Бу очракта укытучы укучысы белән ничек аралаша?

-Дөрестән дә, барлык балаларның да стационар компьютерлары да булмаска да мөмкин. Алар инде телефоннан чыгалар. Яки аларга мәктәпләрдән ноутбуклар, нетбуклар таратылды.

-Килешәсездер, ничә сәгать буе компьютер каршында утыру баланың сәламәтлеге өчен зыянлы.

-Укулар СанПин нормалары буенча, балаларның сәламәтлегенә зыян китермәслек итеп алып барыла.

-Дистанцион уку барышында әти-әниләргә дә әйтер теләкләрегез...

-Ата-аналарга да без бик рәхмәтле. Бүген аларның күбесе үз изоляциядә булганлыктан, балалары белән бергә укый. Әгәр дә сезне борчый торган сораулар бар икән, безнең кайнар элемтә эшли. Шуңа шалтырата аласыз.

Укытучының укучыларга ничек итеп дистанцион дәрес бирүен үз күзебез белән күрергә теләп, Актанышның 1 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Рахманованың өенә бардык. Нәкъ дәрес вакытына туры килдек. Гөлнара Фәлгать кызы видеоконференция рәвешендә дәрес алып бара иде. Укучыларының һәрберсеннән аерым-аерым дәресне аңлауларын да сорап чыкты. Бергәләп биремнәр дә эшләделәр. Дәрес тәмамлангач, без аннан фикерләре белән кызыксындык. 

 

Бу язманы тулысынча Газетабызның киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев