Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

"БЕРЕНЧЕЛӘР" БУЛДЫРА: Актанышның иң тату сыйныфы Түбән Камада район данын яклады (ФОТОЛАР ДА БАР)

1 февраль көнне Түбән Кама шәһәрендә "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының финалы узды.

Татарстан районнарыннан 26 команда канашты биредә.  Хөкемдарлар  ата - аналар комитетларының иң яхшы тәҗрибәсен бәяләде. 

"Иң югары биеклегендә, һичшиксез,  педагог торучы һәм ата-аналар, укучылар аның таянычы булырга тиешле әлеге гомумбилгеле  өчпочмакта  тыгыз элемтә кирәк,  - диде ачылу тантанасында катнашкан  Рафис Борһанов. - Мондый мөнәсәбәт булганда гына без белем һәм тәрбия сыйфаты турында сөйли алабыз". Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры белдергәнчә, укытучылар, ата-аналар һәм укучылар берлегенең гамәлдәге иң якты  үрнәге булып "Тату сыйныф серләре" бәйгесе тора. Ул республикада өченче ел рәттән оештырыла.

 Рафис Борһанов сүзләренчә, биредә призлы урын алу  гына түгел, аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм алга таба кызыклы инициативаларны бөтен республикага тарату да мөһим.

Җомга көнне Түбән Камада Актаныш районы данын зона ярышларында җиңү яулаган Актанышның беренче санлы мәктәбенең 6нчы сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре  яклады.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Айнур Гыймадиев һәм беренче санлы мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Илназ Хөҗҗәтов җитәкчелегендәге команда бик яхшы чыгыш ясады һәм призёр булды. Актанышлыларга “Ривьера” аквопаркына, Минзәлә театрына һәм Биектау районында урнашкан “Костер” “Республика балалар сәламәтләндерү-мәгариф үзәге"нә юлларма белән бүләкләнделәр. Тәбрик итәбез! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев