Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БЕЗГӘ БАКЧАДАН ЯЗАЛАР: "Каенкай" нәниләре тәүге имтихан тотты (+ ФОТОЛАР)

Безнең нәниләребез бүген имтихан тотты. Әйе, нәкъ зур сынау иде ул.

"Каенкай" балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче балаларыбыз беренче тапкыр бакчага йөрүчеләр, тәрбиячеләр, бакча җитәкчелеге алдында " Кошлар озату" бәйрәмен күрсәттеләр. Барысы да яңача: җырлар, биюләр, шигырьләр, киемнәр.

Чарага әзерлек алданрак башланды. Әти-әниләргә балалар өчен кием тегү, шигырь ятлату кебек эшләр булса, тәрбияче апаларыбыз, музыка җитәкчесе алдында торган эшләр саны бихисап күп иде. Русча-татарча җырлар өйрәтү, биюләрне кую... Чараны югары дәрәҗәдә үткәрү - алар җилкәсендә. Яшьләре кечкенә булса да, шигырьләрен дә сөйләделәр, җырларын да җырладылар,биюне дә менә дигән итеп башкардылар.

Реклама

Рәхмәт сезгә тәрбияче апаларыбыз, музыка җитәкчесе,бакча җитәкчелеге! Һәрбер баланың сәләтен ачып, күңелләрен күреп, шундый чаралар үткәрүегез өчен зур рәхмәт!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев