Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БЕЗГӘ БАКЧАДАН ЯЗАЛАР: “Шаян телне уйнатыйк!”

Ата-аналар белән бердәм эшчәнлекне оештыру балалар бакчасы эшенең төп юнәлешләренең берсе. БДББС таләпләрендә дә гаилә тәрбиясенең роле ассызыклана, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән ата-аналар арасындагы бәйләнеш төп принцибы булып тора.

Гаилә белән тату хезмәттәшлек, ата-аналар арасында педагогик пропаганда алып бару – бүгенге көннең бик мөһим ихтыяҗы.

18 нче октябрь көнне безнең “Каенкай” балалар бакчасында укытучы логопед Нуртдинова Фәнирә Гатуф кызы зурлар логопед, мәктәпкә әзерлек логопед төркеме әти-әниләренә артикуляцион гимнастикаларны өйрәнү максатыннан “Шаян телне уйнатыйк!” дип исемләнгән семинар-практикум үткәрде. Сөйләмендә җитешсезлеге булган балалар өйдә дә артикуляцион гимнастика күнегүләрен эшләргә тиеш. Әти-әниләр гимнастиканың дөрес, төгәл эшләнешен контрольгә алалар. Балалар бакчасында алган сөйләм җитешсезлеген коррекцияләүче күнекмәләрнең өйдә ныгытылуы бик мөһим. 

Реклама

Тәрбиянең төп асылы - балалар бакчасы белән гаиләнең бердәмлегендә. Тик хезмәттәшлек итеп, ярдәмләшеп эшләгәндә, балага бердәм таләпләр куелганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев