Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БЕЗГӘ ЯЗАЛАР: “Әтәчкәй” балалар бакчасында ата-аналар җыелышы үтте

30нчы гыйнвар көнне “Әтәчкәй” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә ата-аналар җыелышы үтте.

Чарада ата-аналар игътибарына Раушания Ибнеева җитәкчеленгендәге  төркем нәниләре  Фәнис Яруллинның "Тиен малае Тим-тим"әкиятен  тәкъдим итте. 


Балалар театр аша әдәп-әхлаккә ойрәнә, бер-берсе арасында дустанә мөнәсәбәткә, игътибарлылыкка, ярдәмче булырга,биргән вәгъдәләрне үтәүгә, әйләнә-тирә кешеләргә ихтирамлы булырга өйрәнәләр. 


Җыр-бию белән баетылган чыгышлар аша балалар үзләренә күп мәгълүмат, белем һәм тәрбия алдылар. Ата-аналар җыелышы үзара фикер алышу белән дәвам итте. Ата-аналарга балалар тарафыннан  юл йөрү кагыйдәләрен  үтәү буенча аңлату эшләре алып барылды,  доклад укылды.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев