БЕЗГӘ ЯЗАЛАР:Пучы балалары юл кагыйдәләренә игътибарлы!
Балаларны мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү–әти-әниләрнең һәм без тәрбиячеләрнең изге бурычы. Юлда йөрү кагыйдәләрен белү, аларны үзләштерү – бүгенге көн таләбе.
Бу юнәлештә безнең балалар бакчасында даими эш алып барыла. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү максатыннан уку елы башыннан ук программа нигезендә еллык эш планы төзелә. Шуның нигезендә төрле чаралар, әңгәмәләр оештырабыз, балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен танырга өйрәтәбез. Килеп туган ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләү, балаларда үз-үзләренә ышаныч тәрбияли. Шул максатка ирешүдә тагын бер зур адым ясап Пучы балалар бакчасының кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме балалары белән “Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгы” дип исемләнгән күңелле чара үткәрдек. Балалар, юл кагыйдәләрен исләренә төшерделәр, уеннар уйнадылар. Гадәттәгечә чара балаларның җырлары белән үрелеп барды.
Бу чарага кунак итеп Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе Актаныш бүлегенең профилактика җитәкчесе Лена Фазлыева да чакырылды. Ул балаларга юл йөрү кагыйдәләре куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан үзенең киңәшләрен бирде, матур теләкләрен җиткерде. Шулай ук бик күп бүләкләр тапшырып балаларны сөендерде. Шуны әйтергә кирәк, бүгенге көндә балалар – тирән белемле һәм һәр нәрсәне тиз отып алучан. Бер генә чара да нәтиҗәсез узмый. Һәр сүз бала күңелендә, хәтерендә сеңеп кала. Биредә әти-әниләрнең дә эшчәнлеге зур. Киләчәктә дә гаилә белән тыгыз бәйләнештә, кулга – кул тотынып эшләрбез һәм нәтиҗәләренә дә бергә сөенербез дип ышанып калабыз. Балаларыбызны юлдагы хәвеф хәтәрләрдән бергәләп саклыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев