Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Бүген сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта ата-аналар җыелышы узды

Бүген Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында ата-аналар җыелышы узды. III чирек йомгакларына багышланган киңәшмәдә Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов катнашты.

         Ата-аналар белән бүгенге очрашуга педагогика фәннәре галимәсе Ольга Ренина да чакырылган иде.

Ольга Константиновна бала шәхесен позитив мотивта тәрбияләү буенча кыйммәтле педагогик-психологик киңәшләрен җиткерде.

           Район башлыгы Энгель Фәттахов гимназия коллективының бу уку елында яңа заманча бинада зур уңышларга ирешүен билгеләп үтте. Киләчәктә укучылар, укытучыларны Татарстанда гына түгел, Россия күләмендәге бәйге-олимпиадаларга чыгару, таныту максатыннан планлы эшләр башкарыла. Тиздән гимназия җитәкчелеге Санкт-Петербургтагы президент мәктәбенә тәҗрибә уртаклашырга барачак. 


Ата-аналар җитәкчеләргә үзләрен борчыган сорауларын биреп, компетентлы җаваплар алды. 

         Киңәшмәдә сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат директоры Венера Хәева, директор урынбасары Ленар Шәвәлиев

, башлангыч мәктәп өлеше мөдире Лилия Глүс кызының чыгышлары тыңланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев