Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

ҮРНӘК АЛЫР УРЫН БАР: Сыйфатлы белем - уңыш нигезе

19 декабрь көнне Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында эшлекле киңәшмә үтте.

Һәр бала сәләтле була. Тик кайсы өлкәдә аның кызыксынулары зуррак, кайсы юнәлештә ул уңышка ирешәчәк – әлеге мәсьәләләрне хәл итү белем бирү системасының бер бурычы. Сәләтле укучыларны ачыклап, аларның талант даирәсен киңәйтү, үсеш өчен мөмкинлекләр тудыру, шартлар булдыру өстендә мәгариф оешмалары даими шөгыльләнә. Мәктәпләр арасында тыгыз элемтә урнаштырылып, үзара киңәшләшеп, алга максатлар куеп эш оештырганда гына көтелгән нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

Бу юнәлештә тәҗрибә уртаклашу өчен методик семинарлар үткәрү - отышлы алымнарның берсе. Эшлекле киңәшмәнең чираттагысы 19 декабрь көнне Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында үтте. “Белем бирү оешмаларында белем сыйфаты белән идарә итү” дигән тема буенча үткәрелгән семинарга район мәктәпләренең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары чакырулы иде. 
Сәфәр урта мәктәбе укучылары 6 төрле фән буенча үз белемнәрен күрсәттеләр. 3 класста математикадан “Өлешләр. Өлешләрне табу, чагыштыру” темасына (укытучы Г.И. Фазлыева) ачык дәрес тәкъдим ителде. 4 класс укучылары музыка дәресендә укытучылары И.К. Тухбагалиева җитәкчелегендә “Симфоник оркестр” серләренә төшенделәр. 5 класс укучылары, рус телчесе Ч.Р. Марданова белән бергәләп, И.С.Тургеневның “Муму” әсәре буенча төп геройга хас сыйфатларны ачыкладылар. Мөгаллим И.Ш. Салихов 6 класс укучыларын география дәресендә “Җир кабыгының хәрәкәтләре. Вулканизм” темасына карата төшенчәләр белән таныштырды. 7 класс укучылары физкультура дәресендә (укытучы – Н.Т. Габдуллин) “Баскетбол” темасы буенча күнекмәләр башкардылар. Туган тел дәресе 8 класста “Иярчен тәмамлык җөмлә” темасына нигезләнеп үткәрелде, укытучы Л.Ш. Нурлыгаянова балаларны җөмлә төрләрен ачыкларга өйрәтте. Һәр дәрескә үзанализ, анализ ясалды, укытучыларның һәм укучыларның эшчәнлеге югары бәяләнде.
Киңәшмәне дәвам итеп, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Л.Җ. Закирова һәм музыка укытучысы И.К. Тухбагалиева тарафыннан әзерләнгән лирик концерт семинарда катнашучылар тарафыннан җылы кабул ителде. Залда утыручыларны Сәфәр мәктәбе коллективы җырлы-моңлы сәнгать иленә алып керде. Бәйрәм рухы һәр тарафтан яңгырады ул кичәдә. Укучыларның рәсемнәре урнаштырылган күргәзмәләр мәктәпнең сәләтле балалар белән даими һәм нәтиҗәле эшләвенә дәлил иде.
Семинарның өченче өлешендә Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Чулпан Зөлфәт кызы “Белем сыйфатын күтәрүдә идарә итүнең эффектлылыгы” темасы буенча эшлекле уен оештырды. Завучлар төркемнәрдә эш башкардылар. Мәктәп белән идарә итүнең төп күрсәткечләренең берсе булган эчке контроль системасы, сәләтле балалар белән эш, авыр үзләштерүче укучылар белән эш, педагогның үз белемен күтәрү мәсьәләләренә багышланган сорауларга җаваплар эзләделәр, проект эшләре башкардылар. Ч.З. Гыйлмуллина “World Cafe” технологиясенә нигезләнеп, эш оештырды. Нәтиҗәдә, дүрт юнәлештә максатчан проектлар якланды, нәтиҗәләр ясалды.
Методик чыгышларга килгәндә, Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Р.Н.Фәйзрахманованың “Мәктәптә сәләтле укучылар белән эш системасы” темасына чыгыш тыңланды. Яңа Әлем мәктәбендә сәләтле укучылар белән эшнең нәтиҗәле оештырылуына басым ясады. Проект эшчәнлеген тормышка ашыруга нигезләнгән юнәлештә даими һәм нәтиҗәле эш оештырылуын билгеләде, фән олимпиадаларында уңышка ирешү өчен системалы шөгыльләнергә кирәклеген ассызыклады. 
Көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләрнең берсе – “Укытуның мәҗбүри минимумы” темасы буенча мәгариф идарәсе  җитәкчесенең укыту-методик эшләр буенча урынбасары Роза Әсгать кызы Имамованың чыгышы тыңланды. Ул һәр мәктәптә дә “Укытуның мәҗбүри минимумы”н тормышка ашыру буенча системалы эш оештырылу кирәклеген искәртте. Агымдагы мәсьәләләр белән таныштырды. Әңгәмә түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Директор урынбасарлары үз фикерләре белән уртаклаштылар. Завучларның методик берләшмә җитәкчесе Гүзәлия Зөфәрҗан кызы “Укытуның мәҗбүри минимумы” буенча зачет алу эшендә килеп туган проблемалар, аларны чишү юллары белән таныштырды. Гомумән, Р.Ә. Имамова киңәшмәдәге эшчәнлекне, Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы укытучыларының хезмәтен югары бәяләде, башкаларга да үрнәк итеп куйды.
Чыннан да, белем сыйфатын яхшырту, сәләтле балалар белән эш оештыру, укучыларның киләчәк тормышка әзерлекле шәхес булып формалашуына һәр мәктәп коллективының бердәм һәм максатчан эш алып баруы аша ирешергә була. Алда безне яңа эзләнүләр, яңа җиңүләр көтә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев