ҖИТӘКЧЕЛЕК ДИЛБЕГӘСЕ НЫКЛЫ КУЛДА: Алмаз Хаҗиев: "Дәрәҗәне кире кайтарасы килә!"
Районның башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов быелгы уку елыннан Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең җитәкчелек дилбегәсен Алмаз Хаҗиевка тапшырды.
Алмаз Сәяф улы районның педагогик коллективына гына түгел, ә күпләргә таләпчән, җаваплы, ныклы фикерле җитәкче буларак таныш. Дистә елдан артык Такталачык коррекцион мәктәбен җитәкләгән дәвердә, әлеге уку йорты Татарстанда да зур танылу алды. Аның укучылары даими рәвештә республикакүләм бәйгеләрдә җиңү яулап килде. Аңлашылганча, шушы дәвер эчендә тәҗрибәле җитәкче мәктәпне оста педагогик состав белән дә тәэмин итүгә иреште.
Быел ул җитәкчелек иткән Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә 9 сынныфта 75 укучы белем һәм тәрбия алачак. Ә тарих әле яхшы хәтерли, кайчандыр әлеге уку йорты урта мәктәп статусында булып, районның иң көчле мәктәпләреннән санала иде. Укучылар район, республика олимпиадаларында алган мактаулы урыннары белән лаеклы горурланды, мәктәп укучылары ел саен тормышка тулы әзерлекле укучылар озатты.
Соңгы елларда мәктәп үз позицияләрен сизелерлек югалтты кебек. Район җитәкчелеге тарафыннан сайлап куелган яңа директорга йөкләтелгән иң зур бурыч та мәктәпне тулы канлы тормышка кайтарту, биредә заман таләпләренә туры килерлек эш оештыру.
Бу хакта Алмаз Хаҗевнең үзе белән дә сөйләштек.
- Алмаз Сәяф улы, нинди максат-бурычлар белән башлап җибәрәсез яңа уку елын?
- Бу мәктәп – данлыклы мәктәп. Ул бик күп шәһесләр тәрбияләп чыгарган. Шушы дәрәҗәне кире кайтарасы килә!
- Ә менә күзгә чалынып торган үзгәртәсе әйберләр бармы?
- Әлбәттә бар. Заман яңа таләпләр куя. Аларга буйсынмый мөмкин түгел. Ата-аналар да балаларын бу мәктәпкә кызыгып, теләп бирсеннәр иде. “Мин Такталачык мәктәбендә укуым белән бәхетле!”, - дисен иде укуларын тәмамлаучылар.
- Педагогик состав яңа уку елына тулы әзерлеклеме?
-Әйе дияргә була. Бүген фән укытучылары җитешә. 75 балага 15 мөгаллим белем бирәчәк.
- Инде беренче сентябрьгә үк барлыкка килгән үзгәрешләр бармы?
-Бар. Ашханәдә узган ел 75 балага бер пешекче генә хезмәт күрсәткән булса, быелдан балаларның туклануын пешекче һәм аның ярдәмчесе тәэмин итәчәк. Шулай ук күрше авыллардан килеп укучылар өчен билгеләнгән автобус йөрешендә дә үзгәрешләр булды. Узган ел ике техника балаларны мәктәпкә китереп, аларны алып кайтып йөрсә, быелдан, кызганычка каршы, бер генә автобус хезмәт күрсәтәчәк. Бөтенләй үз техникасы булмаган мәктәпләр бар районда. Бер автобусыбыз шулар файдасына бездән алынды.
- Балалар бакчасында да быел яңалыклар бармы?
- Балалар бакчасында ике төркем булдыру өстендә эш алып барабыз. Җирлектәге мәктәпкәчә яшьтәге барлык сабыйларга да бакчага йөрү мәҗбүри бит хәзер. Шуңа күрә монысы да заман куйган таләп булып тора. Әлегә бездә 23 бала исәпләнә. Ике төркем булдыруга ирешсәк, аларның саны артыр дип көтәбез.
Әңгәмәдән аңлашылганча, мәктәпнең тулы канлы тормыш белән яшәүгә зур омтылышы бар. Моның өчен бердәм рәвештә җиң сызганып эшләү зарур. “Каты куллы” җитәкче булганда, алга куелган максатларга ирешү әллә ни авыр булмас төсле. Инде якын киләчәктә Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбен абруйлы, көчле белем системасы булдыра алган мәктәп итеп күрербез дип ышанабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев