Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ШӘП БҮЛӘК: Белем бәйрәмендә районның бер мәктәбенә Миңнеханов 50 мең сумлык сертификат тапшырды! (+ ФОТОЛАР)

Якын киләчәктә мәктәп әлеге суммага спорт инвентаре алырга һәм инде гамәлдә булган хоккей мәйданчыгын тәртипкә китерергә тиеш булачак.

Бүген Актаныш районының барлык укучыларын мәктәпкә дәшеп, 2018-2019 уку елының тәүге кыңгыравы чыңлады. 

Актанышның шактый мәктәбе быелгы уку елын яңа җитәкчелек, яңа педагогик состав белән башлап җибәрде. 

Яңарыш кичергән белем йортлары арасында Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе дә бар. Быелдан  әлеге белем иле белән Алмаз Хаҗиев җитәкчелек итәчәк. Моңа кадәр Алмаз Сәяф улы 14 ел дәвамында Такталачык коррекцион мәктәбендә директор вазыйфаларын башкарды. 


Бүгенге бәйрәм чарасы мәктәпнең чәчәкләргә төрелгән ишегалдында башланып китте. Укучыларны мәктәпкә озатучылар арасында әти-әниләр дә, әби-бабайлар да, апа-сеңелләр дә, абый-энеләр дә бар иде. Гомер юлларын биредә балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган ветеран укытучылар да тантаналы чараның дәрәҗәле кунаклары буларак катнашты. 

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе быелгы уку елына 4 беренче сыйныф укучысын кабул итеп алды. Кызганычка каршы, соңгы елларда кискенләшкән демографик  хәл Такталачык авыл җирлегендә дә чагылыш тапкан – балалар санының кимүе күзәтелә. Өстәвенә, балаларның бу мәктәпкә 3 җирлекнең 8 авылыннан килеп белем алуларын исәпкә алсак, саннар,чыннан да, уйландыра! 

Укучы буларак мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче нәниләрне тәбрик итәргә районның  автотранспорт хуҗалыгы баш инженеры Әлхәт Рахматуллин, “Таң” хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Миңнеханов,  җирлек башлыгы Рәдис Мирзануров, Мәсәде авыл җирлеге башлыгы Флүрә Минһаҗетдинова, авыл имамы Шәфик Хәбибуллин, Такталачык дәвалану амбулаториясе мөдире, гомумгамәли табиб  Ленар Минхуҗиннар килгән иде. Алар һәммәсе дә укучыларга бүләк каплары, уку – язу әсбаплары тапшырдылар. 

Рафис Фәрих улының бүләген исә мәктәп директоры Алмаз Хаҗиев “бүләк-бурыч” буларак кабул итте. Ел әйләнәсе белем бирү учреждениесенә даими ярдәм кулы сузып торучы “Таң” хуҗалыгы җитәкчесе бу юлы мәктәпне  50 мең сумлык сертификат белән сөендерде. Якын киләчәктә  мәктәп әлеге суммага спорт инвентаре алырга һәм инде гамәлдә булган хоккей мәйданчыгын тәртипкә китерергә тиеш булачак. 
-Такталачык зур тарихка ия авыл ул. Аның матурлыгы килеп керү белән күренеп торырга тиеш. Җирлек һәрдаим тәртиптә булсын иде. Сез дә моңа кулыгыздан килгән кадәр өлешегезне кертерсез дип ышанам, - диде Рафис Фәрих улы. 

Җирлек башлыгы Рәдис Мирзануров та мәктәпкә акчалата ярдәм күрсәтте. 

Тәбрикләү мизгелләре укучылар тарафыннан әзерләнгән  бәйрәм программасы белән дәвам итте. Чара барышында узган уку елында төрле бәйге, ярышларда катнашкан укучыларга Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды. 

Тантананың кульминацион өлешендә бүгенге көннең төп символы булган кыңгырау балаларны яңа уку елына дәшеп чыңлады. 3 ай дәвамында мөгаллимнәрен сагынган укучылар аларны чәчәк бәйләмнәренә күмде. Моңсу да, күңелле дә белем көне әкренләп ахырына якынлашты. Юк ла, ахырына түгел! Бүген укучылар 2018-2019 уку елына тәүге адымнарын ясадылар.  Алда – 9 ай дәвам итәчәк укулар. Уңышлар сезгә, кадерле балалар! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев