Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

ХЕЗМӘТКӘ - ЮГАРЫ БӘЯ: Диләрә Хөббетдинова - "Татарстан Республикасының Халык укытучысы"

3 октябрь көнне Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында халыкара Укытучылар көненең бәйрәм тантанасы узды.

Республика укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов котлады. Котлаулар шоу-тамаша һәм танылган артистларның чыгышы белән үрелеп барды. Чарада район укытучылары Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов җитәкчелегендә  катнашты.

Актанышның беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең  башлангыч сыйныфлар укытучысы Диләрә Дуглас кызы Хөббетдиновага "Татарстан Республикасының Халык укытучысы" дигән мәртәбәле исем бирелде. Бүләкне Президент үзе тапшырды. Мөгаллимгә киләчәктә дә зур уңышлар телибез!

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Филүс кызы Әһлетдинова “Мәгариф” милли проектында  җиңеп, Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев