Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Кышкы каникуллар озынайтылырмы?

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор мәктәпләрдә кышкы каникулларны озайту турындагы сорауга җавап бирде.

(«Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан мәктәпләрендә кышкы каникулны озайту мөмкинлеген карамыйлар. Бу турыда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең матбугат сәркатибе Миләүшә Җамалиева әйтте.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте вәкиле сүзләренчә, мәктәп яны лагерьларын оештыруга карата таләпләр көз айларында ничек булса, шулай ук кала. 

«Бүгенге көндә мәктәпләрдәге вазгыять тотрыклы һәм даими контрольдә. Дәресләр гадәти режимда, мәктәптә үтә. Хәзерге вакытта каникулны озайту турындагы мәсьәлә көн тәртибендә тормый», — дип искәртте спикер.

Роспотребнадзор вәкиле бүгенге көндә республикада ОРВИ билгеләре күзәтелү сәбәпле 19 сыйныфның дистанцион режимга күчерелүен билгеләп үтте. Шул ук вакытта, тулысынча карантинга ябылган мәктәпләр юк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев