Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

МӘГАРИФ СУЛЫШЫ: Халыкара “Җәлил укулары”нда Актаныш укучылары да үзләрен сынап караячак

Муниципаль этап җиңүчеләренең эшләре 20 декабрьгә кадәр Республика этабына җибәрелә.

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесен үткәрүне гамәлгә кертте. 


Әлеге чараны уздыруның максатлары булып Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, сәләтләрен күрсәтүгә мөмкинлекләр тудыру тора.

Реклама


Актаныш муниципаль районы белем бирү оешмаларында Конкурсның 10 ноябрьгә кадәр мәктәп этаплары, ә 19 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәге базасында муниципаль этап үтте. Балалар бакчасы балалары, мәктәп укучылары 3-8 яшь, 9-13 яшь, 14-17 яшь, 18-25 яшь төркемнәре арасында “Муса Җәлил татар телендә”, “Муса Җәлил рус телендә”,  “Муса Җәлил халыклар телендә”, “Җәлил турында”, “Яшь җәлилчеләр”, “Рәсем иҗаты”, Муса Җәлил белән бәйле урыннарга читтән торып сәяхәт” номинацияләрендә көч сынашты.

Муниципаль этап җиңүчеләренең эшләре 20 декабрьгә кадәр Республика этабына җибәрелә. Уңышлар телик аларга!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев