Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Мөхәммәт Мирза белән очрашу

Республикабызның кайсы гына районында яшәсәк тә, туган ягыбызның үз төбәгенә генә хас булган кабатланмас матурлыгын күрсәтергә, бай тарихын сөйләргә, күренекле шәхесләре белән таныштырырга бурычлыбыз. Туган җир һәр кешегә газиз, кадерле ул.

                                                        Анда адәм баласының кендек каны тама, ул җиһанга тәүге аваз сала, шуннан зур тормыш дәрьясына юл яра. Еллар узган саен, туган якка карата олы иң самими хисләр генә көчәя. 
                                                        Хәер, матди уңышлар никадәр генә мул булса да, төбәкне дөньяга танытучылар ул – аның күренекле шәхесләре. 
                                                         Бүген Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбенәТукай премиясе лауреаты, күренекле шагыйрь, райондашыбыз Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимов белән очрашу булды.Тере шагыйрьләр белән очрашу укучылар,укытучылар  өчен зур шатлык. 
                                                        М.Мирзаның тормыш юлы һәм иҗаты белән укучылар якыннанрак таныштылар. Аның шигырьләрен укучылар яттан сөйләделәр. Китап күргәзмәлелеге оештырылды.
                                                        Бик эчтәлекле, кызыклы, кирәкле очрашу булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Мәгариф Район яңалыклары Актаныш яңалыклары Бүген Актанышта Мәгариф хәбәрләре Актаныш хәбәрләре Актаныш сулышы