Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

СЕЗ ӘЛЕ ИШЕТТЕГЕЗМЕ?: Актанышлылар да "Татарча диктант" язып караячак

19 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә районда "Татарча диктант" акциясе уздырыла. Акция 31 урында оештырыла. Анда 2000 артык райондашыбыз катнашыр дип көтелә. Акциядә катнашырга теләүчеләр узләре теләгән мәктәпкә килеп диктант яза алалар.

«Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе

Н И Г Е З Л Ә М Ә

«Татарча диктант» белем бирү акциясе «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатыннан уздырыла.

Гомуми нигезләмәләр

  1. Әлеге нигезләмә 2019 елда «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясен уздыру тәртибен һәм шартларын билгели (алга таба – Акция);
  2. Телне түбәндәге дәрәҗәләрдә белүчеләрнең Акциядә катнашуы күз уңында тотыла:

- татар телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр;

- татар телен белү дәрәҗәсе камил булган кешеләр;

  1. Акция – ел саен теләгән барлык кешеләр өчен ихтыяри һәм түләүсез уздырыла торган белем бирү акциясе;
  2. Диктант тексты Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре тарафыннан билгеләнә;
  3. Акцияне оештыручылар: «Бөтендөнья татар конгрессы» Халыкара берлеге Башкарма комитеты, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан (Идел буе)федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты;
  4. Акцияне әзерләү һәм уздыру өчен җаваплы Оештыру комитеты – Бөтендөнья татар яшьләре форумы;
  5. Акция турындагы тулы мәгълүмат түбәндәге сайтта урнаштырыла: http://diktant.tatar/.

Акциянең максаты һәм бурычлары

Максат – татар әдәби телен куллану һәм татарча дөрес язуга игътибарны арттыру, татар теле орфографиясе һәм пунктуациясе кагыйдәләрен искә төшерү, татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү.

Бурычлар:

  • татар телен өйрәнүгә ихтыяҗны арттыру;
  • татар әдәби теленең орфографик һәм пунктуацион нормаларын белү дәрәҗәсен билгеләү;
  • татар орфографиясе һәм пунктуациясен камил белгән кешеләрне ачыклау;
  • язма сөйләмдә еш күзәтелә торган хаталарны билгеләү;
  • дөрес язу күнекмәләрен камилләштерүгә игътибарны юнәлтү;
  • телне гамәли үзләштерүнең нәтиҗәлелеген арттыру;

Акциядә катнашучылар

Акциянең асылы ‒ РФ һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә бер үк вакытта барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган диктант.

Һәр кеше яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм кызыксынуларына бәйсез рәвештә Акциядә катнаша кала. Моның өчен ул, сайтка кереп, үз төбәге/районы/илендә Акция узачак мәйданчыкны табарга тиеш.

Акцияне уздыру көне һәм вакыты

Диктант Россия Федерациясенең барлык субъектларында, чит илләрдә һәм Татарстан Республикасының районнарында бер көндә уздырыла.

Уздыру көне һәм вакыты: 2019 ел, 19 октябрь, 13.00.  

Акцияне уздыру мәйданчыклары

Акцияне уздыруның төп мәйданчыгы – Казан федераль университетының Филология һәммәдәниятара багланышлар институты.

Шулай ук Россия Федерациясенең төбәкләрендә, чит илләрдә, Татарстан Республикасы районнарында һәм Казанның башка оешмаларында мәйданчыклар формалаштырыла.

Акцияне оештыру һәм уздыру

Акцияне оештырырга теләгән һәр кеше http://diktant.tatar/ «Татарча диктант» сайтында теркәлә. Шуннан соң кураторлар теркәлүче белән элемтәгә керә, аны уртак хәбәр алмашучарасына (чат) терки, уздыру күрсәтмәләрен, диктант бланкларын һәм текстларны җибәрә.

Акцияне уздыру тәртибе:

1) Диктант узачак мәйданчыкны табу;

2) http://diktant.tatar/ сайтында теркәлү (күрсәтмә видеода);

Реклама

3) Диктант язарга теләк белдергән җитәрлек кешене барлау;

4) Диктантны укыячак һәм тикшерәчәк кешеләрне билгеләү;

5) Билгеләрне сайтта урнаштыру.

 

Акциянең рәсми сайты

Акцияне оештырганда һәм уздырганда, мәгълүматны үз вакытында җиткерү өчен, рәсми сайт эшли.

Сайтның адресы: http://diktant.tatar/.

Сайтта түбәндәге мәгълүматларны табарга мөмкин: оештыручыларны теркәү, уздыру тәртибе,psd форматындагы белдерүләр, диктант текстлары, тикшерү критерийлары, карта, тест, татар теленең дөрес язу кагыйдәләре, оештыручылар һәм партнерлар турында мәгълүмат, элемтә.

Нәтиҗәләрне игълан итү

Диктант нәтиҗәләре Акция уздырылганнан соң 30 көннән дә соңламый сайтта урнаштырыла. Аларны бланкта язылган серсүз, шулай ук фамилия һәм исем буенча белеп булачак.

Акцияне уздырганнан соң, мәйданчыкны оештыручы http://diktant.tatar/ сайтындагы шәхси кабинетына керә һәм билгеләрне урнаштыра.

Мәйданчыкны оештыручыларга рәхмәт хатлары каралган.

Диктантны оештыручылар белән элемтә

Мөслимова Ленария Радик кызы – Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, +7 919 698-48-21;

Вилданова Зөһрә Рифхат кызы – куратор, Бөтендөнья татар яшьләре форумы җаваплы сәркатибе, +7 937 618-04-09;

Гайнуллина Ләйлә Рамил кызы – Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат сәркатибе, +7 927 424-94-01

Мөгътәсимова Гөлназ Ринат кызы – Казан федераль университеты доценты, филология фәннәре кандидаты, +7 917 292-92-04

Өстәмә мәгълүмат чаралары: tatarchadiktant@gmail.com, 8(843) 236-49-66.

Социаль челтәрләргә сылтамалар: https://vk.com/tatdiktanthttps://instagram.com/tatarchadiktant?igshid=9md00ms4..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X