Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Татарстанның авыл мәктәпләрен «Мәгариф» проекты җиһазлар белән тәэмин итәчәк

Татарстан «Мәгариф» милли проектына керә торган 5 федераль проектны гамәлгә ашыруда катнаша.

(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). «Мәгариф» милли проекты Татарстанның 100гә якын авыл мәктәбен заманча җиһазлар белән тәэмин итәргә, 6 спорт залын ремонтларга һәм Казанда 2 яңа мәктәп төзергә ярдәм итәчәк. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы материалларында әйтелә.

«Заманча мәктәп» проекты кысаларында Казанда һәркайсы 1,2 мең урынга исәпләнгән ике яңа мәктәп төзелә. Моңа республиканың консолидацияләнгән бюджетыннан 2 млрд сум тирәсе акча юнәлтелә», - диелә министрлык материалларында.

1 сентябрьгә Рауис Гәрәев урамында мәктәп, тагын бер елдан Нәҗип Җиһанов урамындагы мәктәп ачылыр дип көтелә. «Проект шулай ук «Информатика», «ОБЖ»,« Физкультура» өлкәләре буенча 97 авыл мәктәбенең матди-техник базасын яңартуны, шахмат зоналарын яңадан җиһазландыруны күздә тота. Җайлаштырылган программалар буенча эшчәнлек алып баручы 17 мәктәптә уку җиһазлары яңартылачак. Моның өчен 316 млн сум акча тотылачак, шуның 183 млн сумы — федераль акчалар», — диелгән материалларда.

«Һәр баланың уңышы» федераль проекты Бөгелмә, Буа, Биектау, Зәй, Кайбыч, Нурлат районнары мәктәпләрендә 6 спорт залны ремонтларга мөмкинлек бирәчәк. Моның өчен 8,5 млн сум акча тотылачак.

«Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында Татарстан «Заманча мәктәп», «Яшь профессионаллар», «Цифрлы белем бирү мохите», «Һәр баланың уңышы» һәм «Балалары булган гаиләләргә ярдәм итү» кебек 5 федераль проектны гамәлгә ашыруда катнаша. «Цифрлы белем бирү мохите» проекты 32 белем бирү оешмасын компьютер җиһазларын һәм программа белән тәэмин итүне яңартуны күз алдында тота. Шуларның 15е мәктәп һәм 17 һөнәри белем бирү учреждениесе.

Гомумән алганда, цифрлы белем бирү мохитенең максатчан моделен гамәлгә кертүгә әлеге оешмаларда 57 млн сум акча юнәлдереләчәк. Бу белем бирү программаларын гамәлгә ашыру шартларын сизелерлек яхшыртырга һәм әлеге оешмаларның яңа булдырыла торган электрон федераль платформаларда онлайн-чараларда катнашуын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/31/190724/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев