Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Технология техникумында "Минем һөнәрем-минем язмышым" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр (фотолар)

Бүген Актаныш технология техникумында "Минем һөнәрем-минем язмышым" бәйгесе узды.

                 2019 елда Актаныш технология техникумы беренче тапкыр әлеге бәйгене үткәреп карый. Нәтиҗә көткәннән дә яхшырак килеп чыга. Бәйгедә катнашкан республиканың урта һөнәри белем бирү коллективлары әлеге идеяне хуплап каршылый. Техникум дирекциясе киләчәктә дә бу конкурсны дәвамлы үткәрүне күздә тота.                                   Татарстанда элек-электән һөнәрле, әвәс, теләсә нинди күнекмәне тиз үзләштерә,  тиз өйрәнә торган тырыш халык яши. Яшь буында кулы эш белгән кешенең һичкайчан югалмавын, ә осталарның остасына ихтыяҗның да, хөрмәтнең дә зур булуын аңлатасылары килә оештыручыларның. 
                            Быел исә әлеге матур башлангычны дәвам итеп, ноябрь аенда читтән торып бәйгенең беренче этабын уздыралар. Республиканың һөнәри белем бирү уку йортларыннан 22 команда катнашырга теләк белдерә. Катнашучылар үзләре сайлаган бер һөнәрнең тарихы, аның безнең җәмгыять өчен кирәклеге, бу һөнәргә нинди заманча  үзгәрешләр кертеп булуы турында презентация ясыйлар һәм электрон рәвештә техникумдагы комиссиягә юллыйлар.

Реклама

                    Проектлар арасыннан 10 иң яхшы эш сайлап алына. Бүген беренче этапны уңышлы узучылар республиканың төрле төбәкләреннән техникумга килделәр. Һәр командада өч студент һәм аларны озатучы остазлары. 
           

- Актаныш технология техникумы студентларының ике компетенциядә дә чыгыш ясавы безнең өчен горурлык. Алар башкаларны күрәләр, аларның эшләрен үзләренеке белән чагыштыралар. Тәҗрибә туплыйлар, шомаралар,- ди техникум директоры урынбасары Рәмис Нуруллин. 


             Икенче этап ике өлештән: тест биремнәрен үтәү һәм гамәли күнекмәләрне күрсәтүдән торды. Студентлар көч сынашкан арада остазлар “Туган як” музеенда районыбыз тарихы белән танышты. 
            Башка төбәкләрдән килгән укытучылар Актаныш турындагы җылы хисләре белән уртаклаштылар. Шулай ук техникумның төзеклеге, заманча җиһазланышы, кунакларны каршы алу, ачылу тантанасының оештырылуы- барысына да соклануларын белдерделәр. 
Нәтиҗәләргә килгәндә, “Пешекче эше” компетенциясендә 1 урында Актаныш технология техникумы студентлары, 2 урында-Сарман аграр көллияте, 3 урында Г. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы һәм Алабуга политехника көллияте.
             “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү”компетенциясендә 1 урында шулай ук Актаныш технология техникумы һәм Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары, 2 урында Арча агросәнәгать һөнәри көллияте, 3 урында Зәй политехнология көллияте. “Иң яхшы һөнәрче” номинациясендә П. Дементьев исемендәге Казан техник көллияте филиалы командасы бүләкләнде.

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев