Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Телен кадерләгән халык кадерле була

16 декабрь көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә татар теле буенча фән олимпиадасында җиңүчеләрне, призерларны бүләкләү тантанасы узды. Быел бу олимпиадада 248 укучы үз көчен сынап карады, шуларның 99 ы җиңүче һәм призер булды.

Призлы урыннарга эләгүчеләр тагын да күбрәк булыр иде, әмма олимпиада нигезләмәсе буенча катнашучыларның 50 проценттан күбрәк балл туплаучыларының призлы урыннарга эләгүчеләре 40 проценттан артмаска тиеш дигән таләбе бар. 
Әле моңа кадәр үткәрелгән бер генә олимпиадада да бу кадәр укучы катнашмаган иде. Балаларның үзебезнең туган телебезне шулай яратулары, аны тагын да камилрәк белергә омтылулары сөендерә. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева да ассызыклап үтте. Һәм ул укучыларны олимпиадаларга катнашырга рөхсәт иткән әти-әниләргә, аларны әзерләгән укытучыларга рәхмәтен җиткерде. Республика олимпиадасында көч сынаячак укучыларга уңышлар теләде. 
–Укучыларның эшләренә килгәндә, алар һәр биремгә үз фикерләрен белдерергә, җавап бирергә тырышканнар. Алар бигрәк тә иҗади эшләр яраталар. Иншаларын язганда туган телебезнең сүз байлыгын оста кулланганнар, әдәби әсәрләрдән дә өзекләр китергәннәр. Бу да аларның үзебезнең язучыларның иҗатларын белүләре хакында сөйли. Теоретик өлешне дә бик төгәл эшләгән укучылар күп. Гомумән, укучыларның олимпиада эшләреннән без канәгать,–диде татар теле буенча районның методик берләшмә җитәкчесе Ирина Солтанова. 
Эшләрне 11 укытучыдан торган комиссия тикшергән. Алар һәр сыйныф буенча эшләргә анализ ясадылар. Укучылар җибәргән хаталарны күрсәттеләр. Монысы инде аларга киләсе елда ул биремне дөрес эшләүдә ярдәм итәчәк. 
Олимпиадага бер гаиләдән ике бала катнашучылар бик күп булу да куандыра. Димәк әлеге гаиләләрдә туган телебезгә мәхәббәт хисләре балаларына кечкенәдән үк салынган дигән сүз бу. Пучы урта мәктәбеннән Эльза һәм Эльвина   Закировалар шундыйлардан. Эльза –6, Эльвина  5 сыйныфта белем ала. Бүген алар икесе дә җиңүче буларак хөрмәтләнделәр.  
–Татар теленнән олимпиадага укытучыбыз Гөлназ Муллагалиева белән ныклап әзерләндек. Узган ел призер булган идем. Быел – җиңүче. Татар телен нык яратабыз, –ди Эльза.
–Олимпиада эшләре артык авыр булмады. Чөнки укытучыбыз Гөлназ Муллагалиева белән ял көннәрендә дә әзерләндек. 4 сыйныфта призер булган идем. Быел нык тырыштым. Җиңүче булдым, –ди Эльвина. 
Әйе, юкка гына телен кадерләгән халык кына кадерле була, димиләр. Алдагы елларда да татар теле һәм әдәбияты буенча катнашучылар саны кимемәс, балаларыбыз туган телебезне яратыр, хөрмәт итәр дип ышанабыз. 
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев