Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Хезмәтләре белән хөрмәтле: Алар — укытучылар, киләчәкне хәл итүчеләр(бүләкләнүчеләр)

Укыту-тәрбия эшенең сыйфатын арттыру өчен районыбыз мөгаллимнәре олы хезмәт куя, тырышып эшлиләр. Бүгенге традицион киңәшмә барышында алар лаеклы рәвештә хөрмәтләнделәр.

ИСЕМЛЕК:
Россия Федерациясе мәгариф министрлыгының «Мәгариф отличнигы» күкрәк билгесе белән Зимфира Зөфәк кызы Хакимова бүләкләнде. Ул Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли.

Алар Россия Федерациясенең мәгариф министрлыгының мактау грамотасы белән хөрмәтләнделәр:

Найлә Назыйф кызы Хәсәнова — балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы;

Дәния Әхтәм кызы Фатыйхова — Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбенең физика һәм математика укытучысы;

Наилә Хаҗимәрдән кызы Хаҗиева — Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты җитәкчесе;

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәхмәт хатына сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты җитәкчесе Венера Хәмәтнәсих кызы Хәева-Хәмитҗанова ия булды.

«Татарстан Республикасы Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнүчеләр сафын:

Радик Флорит улы Бакиров — аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы;

Эдуард Әмирҗан улы Галиев — Мари-Суксу төп гомуми белем бирү мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы; 

Илназ Наил улы Хөҗҗәтов — Актаныш 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары;

Фәрсия Фәһим кызы Шәрапова — Гомуми үсеш бирүче 1 нче балалар бакчасының тәрбиячесе тулыландырдылар.

Яшь педагогларга һөнәри яктан үсәргә ярдәм итүдәге казанышлары өчен «Мактаулы остаз» күкрәк билгесенә лаек булдылар:

Әлфия Хәсән кызы Галиева — балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы;

Илиза Энгель кызы Ахунова — Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының башлангыч сыйныф укытучысы;

Диләфрүз Мирхәт кызы Газизова — Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы;

Ленар Наил улы Хөсәенов — Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының информатика укытучысы;

Гөлнәмия Шамил кызы Солтанова — Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасының өлкән шәфкать туташы.

Күренекле казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен «Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» билгесе белән хөрмәткә лаек:

Рамил Хәмит улы Әмиров — Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбенең химия, биология һәм география укытучысы;

Әнисә Тавис кызы Хәбибуллина — Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбенең физика һәм математика укытучысы;

Гүзәлия Сәлимҗан кызы Шәймәрданова — Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбенең химия укытучысы.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

Ландыш Җәүдәт кызы Шәмсунова — Актаныш технология техникумы җитәкчесе;

Айгөл Данис кызы Зиннурова — сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының башлангыч сыйныф укытучысы;

Алсу Әнфәс кызы Әмирова — Актаныш 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;

Зенфира Рәис кызы Ганиева — Киров балалар бакчасының тәрбиячесе;

Дамир Мирзанур улы Фарухшин — Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп-интернатының иминлеге нигезләре укытучысы;

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хаты белән мактауга лаек булдылар:

Лилия Фазыл кызы Гардиева — Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп-интернатының инглиз теле укытучысы;

Нәгыйм Касыйм улы Хөҗҗәтов — Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп-интернатының тәрбиячесе;

Регина Рәшит кызы Солтанова — мәгариф идарәсенең цифрлаштыру буенча методисты.

Алга таба сәхнә түренә муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы, Рәхмәт хаты бүләкләренә лаек булган мәгариф хезмәткәрләрен чакырдылар:

Гөлүсә Әхтәм кызы Әхмәтханова — Актаныш 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы;

Лилия Фәнил кызы Гайсина — Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы;

Илина Илфар кызы Галиева — мәгариф идарәсе педагогларның һөнәри үсеше буенча методисты;

Нурсия Мулланур кызы Хисамова — Актаныш 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең китапханәчесе;

Гүзәл Роберт кызы Шәйхутдинова — Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе.

Рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту, борынгы милли традицияләрне торгызу, шулай ук Россия халыкларының мәдәни мирасын дәвам итү буенча шәхси хезмәтләрен котлау өчен сүз Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе бүлеге җитәкчесе — Энҗе Хәбир кызы Гыйззәтуллинага бирелде.

«Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклаган һәм үстергән өчен» күкрәк билгесе белән хөрмәтләнеп уздылар:

Гөлназ Кашаф кызы Муллагалиева — Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Гөлназ Гыйльмегаян кызы Фәйрушина — Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы;

Рузилә Рәсим кызы Фәррахова — Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Равия Җәмигънур кызы Минаҗева — Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

«Яшь мөгаллим» күкрәк билгесе белән бүләкләнүчеләр түбәндәге педагоглар булды:

Румия Данис кызы Темел — сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының инглиз теле укытучысы;

Лилия Әхнәф кызы Сәлимҗанова — Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Марат Ильсур улы Гыйльметдинов — сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының тарих укытучысы;

Резеда Ильяс кызы Низамова — гомуми үсеш бирүче беренче балалар бакчасының физик культура инструкторы;

Равил Фагитҗан улы Хаҗиев — Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы;

Эльвира Рафик кызы Шәрипова — Актаныш гомуми үсеш бирүче 3 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе.

Сәхнәгә әле генә уку йортларын тәмамлап, укытучы эшенә тугры булып районыбызга кайткан яшь укытучылар да сәхнәгә күтәрелде һәм матур итеп бүләкләнделәр:

Зиннур Альберт улы Исламов — Казан федераль университетын тәмамлап, Актаныш 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенә математика һәм информатика укытучысы булып эшкә кайта;

Ильвина Илфар кызы Фарисова — Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятен тәмамлап, гомуми үсеш бирүче беренче балалар бакчасына тәрбияче булып эшен башлый;

Галиева Эльвира Вәсим кызы — Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятен тәмамлап, Куян балалар бакчасына тәрбияче буларак хезмәт юлын башлап җибәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев