Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген Актанышта хезмәт алдынгыларын данладылар: "Алдынгылар слеты- 2021" (фоторепортаж)

Актаныш районына караган биш авыл җирлеге 100 мең сумлык сертификат, өч авыл хуҗалыгы оешмасы автомобильгә ия булды. Әлеге бүләкләр аларга алдынгылар җыенында тапшырылды.

 

 

Реклама

Хезмәт бәйрәме дип атала торган әлеге тантана 22 гыйнвар көнне Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында үткәрелде. Ел буе куйган тырышлык бушка китми. Бу көнне Актанышта барлык тармак хезмәтчәннәрен дә берьюлы хөрмәтләделәр. 
Бәйрәм чарасына чакырылган төрле һөнәр ияләре бер залга җыелды. Аларны район башлыгы Энгель Фәттахов тәбрикләде. Игенчелек, терлекчелектә эшләүчеләрне дә сәхнәдә күрергә туры килде. Табиблар, пешекчеләр, укытучы-тәрбиячеләр, ипи пешерүчеләрнең исемнәре хөрмәт белән телгә алынды. Үзләренә дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырылды. Чакырылган кунаклардан беркем дә бүләксез калмады. 
“Үз һөнәренең остасы” исеменә лаек булган 32 райондашыбызның фоторәсемнәре районның Мактау тактасына куелачак. Аерым профессияләр арасында 2021 елда иң югары күрсәткечкә ирешеп яулаган райондашларыбыз алар.
Алдынгылар бәйрәменә актанышлылар ел буе әзерләнә. Бу традиция инде бик күп еллар дәвам итеп, көтеп алган бәйрәмгә әверелде.
– 2021 елда корылык булу сәбәпле, авыл хуҗалыгында җиңел булмады. Ләкин продукция җитештерү кимемәде. Терлекчелек өлкәсе нык таяныч күрсәтте. Актаныш халкы – эшли торган халык. Бер генә өлкә дә республикада төшеп калганнардан түгел, –  диде Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X