Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

2020 елда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын яңартуга 550 млрд бүленәчәк

Программаны тормышка ашыру кысаларында поликлиникаларны, хастаханәләрне һәм ашыгыч ярдәм медицинасы станцияләрен җиһазландыру күздә тотыла.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Александра Давыдова). Россиядә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын яңарту программасына 550 млрд сум бүлеп бирәчәкләр. Бу хакта Федераль Җыенга Юлламада Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

«1 июльдән сәламәтлек саклауның беренчел звеносын яңарту программасы эшли башлаячак. Илнең барлык төбәкләрендә поликлиникаларны, хастаханәләрне, ашыгыч ярдәм станцияләрен төзекләндерү, аларны яңа техника белән тәэмин итү көтелә», — диде Президент. Һәм финансларның 90 проценты бюджет ресурслары булуын да әйтте.

Шулай ук Россия Президенты 2020 елда илдә фельдшер-акушерлык пунктларын (ФАП) төзү төгәлләнәчәк диде.

«Әмма бу ФАПлар белән бәйле проблемалар хәл ителде дигәнне аңлатмый. Аларның бурычы белешмәләр язып бирү һәм кешеләрне район үзәгенә алып бару түгел. Урыннардагы белгечләрнең чын ярдәм күрсәтү, заманча җиһазлар һәм югары тизлекле Интернет куллану мөмкинлеге булырга тиеш», — диде Путин.

Президент Бөтенроссия халык фронтына мөрәҗәгать итте һәм фельдшер-акушерлык пунктларын җиһазландыру, төзү һәм ремонтлауны контрольгә алуны сорады.

Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев