Балалар иҗат үзәгендә районның төрле авылларыннан килгән мөмкинлекләре чикле кешеләр махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына ярдәм итү өчен бергә җыелды.
Район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Әлфис Шәйхелмәрдәнов сүзләренчә, маскировка челтәрләренең әһәмияте аеруча көзге чорда арта. Агачлардан яфраклар коелу сәбәпле, хәрби техниканы һәм позицияләрне яшерү өчен өстәмә маскировка кирәк. Әлеге челтәрләрне әзерләүгә һәркем үз өлешен кертә ала.
Чарада катнашучылар арасында махсус хәрби операциядә булган кешеләрнең дә булуы эшнең әһәмиятен тагын да арттыра. Алар челтәрләрнең алгы сызыкта ни дәрәҗәдә кирәк булуын үз тәҗрибәләреннән чыгып аңлый. Шуңа күрә бу эшкә вакытларын һәм көчләрен бирүчеләрнең тырышлыгы аеруча мөһим.
Әлфис Шәйхелмәрдәнов райондашларына мөрәҗәгать итеп, буш вакытлары булган кешеләрне дә челтәр үрүгә кушылырга чакырды. Аның сүзләренчә, бердәм булып башкарылган эш якташларыбызга ярдәм итүдә зур әһәмияткә ия.
Нет комментариев