Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

22.01.2022 датасында Актанышның бу елда беренче пары- Фәтхиевләр гаиләсе төзелде

Гаилә - кечкенә дәүләт. Нигезен мәхәббәт, үзара аңлашу, бер-береңә хөрмәт тәшкил итсә, гаилә нык була.

Бүген районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә  никахларын рәсмиләштергән парлар - Фирзәр һәм Миләүшә Фәтхиевләр өчен гаилә туу вакыйгасы тарихка кереп калачак. Бу елның беренче пары булу өстенә язылышулары нәкъ менә 22.01.2022 датасына туры килүе дә истәлекле вакыйга.

Яшьләрне тантаналы көннәре белән ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева тәбрикләде һәм беренче гаилә таныклыгы белән бергә "Татар ашлары китабы"н тапшырды. 

Реклама


Әти-әниләре, туганнары, дуслары да Фирзәр  белән Миләүшәгә тигез мәхәббәт, матур тормыш теләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X