Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне

Ватанны саклаучылар көне белән

Хөрмәтле райондашлар! Сезне 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән ихлас котлыйбыз.

Бу котлау сүзләре бүген армия сафларында хезмәт итүчеләргә генә түгел, Ватанны сакларга һәрчак әзер торучы ир-егетләр исеменә дә юллана. Районыбызда кыюлык үрнәге булырдай мисаллар җитәрлек. Без Ватанны саклаучыларның якты истәлеген күңелләрдә һәрчак сакларга бурычлы. Бу безгә яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләргә, аларны Ватанны саклаучылар итеп әзерләргә мөмкинлек бирә. Лаеклы сугышчан һәм хезмәт юлы узган ветераннарыбызга олы рәхмәтебезне җиткереп, яшьләрне алардан үрнәк алырга өндибез.

Ватанны саклучылар көне белән котлап, тыныч, имин көннәр, сәламәтлек һәм бәхет телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев