Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

24 ноябрьдә Актаныш авылында референдум узачак

Район Советының кече утырышлар залында “Актаныш авылында халыктан кергән сорауларның дәүләт программалары һәм үзара салым ярдәмендә чишелеше” дигән темага брифинг уздырылды.

Район Советының кече утырышлар залында “Актаныш авылында халыктан кергән сорауларның дәүләт программалары һәм үзара салым ярдәмендә чишелеше” дигән темага брифинг уздырылды.
Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова җитәкчелегендә узган сөйләшү 2019 елда үзара салым акчасына эшләнгән эшләр, 2020 елга планнар хакында барды. 
Актаныш авыл җирлеге башкарма комитетының элекке җитәкчесе Илшат Шәрәпов һәм  хәзерге җитәкчесе Илһам Шәмсуновның чыгышлары максатчан җыемның тотылышы турында иде. 
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов халыкны борчый торган юл, ут, су, газ мәсьәләләренең дәүләт программалары нигезендә чишелешен сөйләп аңлатты.
24 ноябрьдә халыкның үзара салымга карата мөнәсәбәтен белү өчен Актанышта референдум узачак. Барысы 7 сайлау участогында тавыш бирү үтәчәк. Анда 7300 сайлаучы катнашыр дип көтелә. Әлеге кампаниягә 110 агитатор җәлеп ителгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев