Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

57не кем котырткан?

Авыру “тәртип бозучы”ны 3 сәгать эчендә табып, чир таралуны тиз туктатканнар

Шушы көннәрдә Актаныштагы 57 кварталның Бакый Урманче урамында котыру чире белән авырган төлке, өйдән-өйгә йөреп, этләр белән сугышып, бөтен урамның диярлек башына җитә язды. Шөкер, авыру “тәртип бозучы”ны 3 сәгать эчендә табып, чир таралуны тиз туктатканнар. 
Юкса, бистәдә ул кермәгән йорт калмас иде.

Шундый ук хәлләр башка җирлекләрдә дә көн саен диярлек кабатланып тора. Күптән түгел Иске Богадыда төлке ихатага кереп, эт белән сугыша. Кызганыч, үзен таба алмыйлар. Ә менә йорт хайванының киләчәге билгеле инде. Татар Суыксуы авылында яшәүче берәүнең мал торагында авыру төлкенең үле гәүдәсе табыла. Хәзер мондагы шактый гына малкайларның да шулай ук киләчәге билгеләнеп куелды.

“Актаныш” агрофирмасының Тыңламас бүлекчәсендә дә үле төлке табыла. Аны тикшергәннән соң котыру чире белән авырганлыгы ачыклана. Бүгенге көндә биредә карантин игълан ителгән. Узган елларда Адай авылында өйдән-өйгә кереп йөргән авыру поши да бөтен авыл халкының озакка гына планнарын бутый. Ярты авыл халкы айлар дәвамында вакцинация үтеп, дәваланып йөрергә мәҗбүр була.

Хәзер чоры да шундый. Авыруның киң таралган вакыты. Озакламый авылдан-авылга кош-корт сатып йөри башлаячаклар. Сак булсагыз иде. Сатучылардан ветеринар белешмә сорарга кыенсынмагыз. Дөнья хәлен кем белсен. Әле күптән түгел генә чиктәш
республика һәм өлкәләрдә кош гриппы эпидемиясе
ачыкланды. Ул-бу була калып, безгә дә килеп җитмәсен.

Ә иң кулае, үзебезнекеләрдән сатып алу. Шөкер, кош-корт асраучылар көннән-көн арта. Күршенеке күркә булып күренсә дә, үзебезнекен алу
ышанычлырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев