Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ага Хан IV үзе гамәлгә куйган архитектура премиясен тапшыру өчен Казанга килә

Приз фонды 1 миллион доллар булган Ага Хан премиясен 13 сентябрьдә җиңүче-проектларга бүлеп бирәләр.

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Диана Авакян). 13 сентябрьдә Казанда архитектура өлкәсендә Ага Хан премиясен тапшыру тантанасы узачак. Чарада принц Кәрим Ага Хан IV һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Җиңүче-проектларны игълан итү һәм бәйгенең өч еллык циклы тәмамлану уңаеннан тантаналар була. Алар һәрвакытта да мөселман дөньясы өчен архитектура һәм мәдәни яктан аерым әһәмияткә ия урыннарда уза.

«Бу юлы шундый урын сыйфатында Казан сайланып алынуы безнең өчен бик тә куанычлы. Бу дөнья күләмендәге иң абруйлы архитектура премияләреннән берсе», - дип искәртте Татарстан мәдәният министры.

Реклама

Җиңүче-проектлар 1 миллион АКШ доллары күләмендәге приз фондын үзара бүлешәчәк. Бәйгедә 39 илдән барлыгы 380 проект катнашкан. Нәтиҗәдә, 16 илнең 20 проекты финалга үткән.

Финалистлар исемлегендә Татарстан проекты да бар. Ул - республиканың иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы. 

#Татарстан #Архитектура #АгаХанРТТМ

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/29/192466/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев