Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АКТАНЫШ ЮЛЛАРЫНДАГЫ ИСЕРЕК "ГЕРОЙЛАР": 23 яшьлек егетләр дә, 61 яшьлек ирләр дә җәяүлеләр сафын тулыландырачак

Иске Айманнан һәм Яңа Әлемнән 1996 елгы егетләр, үз теләкләре белән, җәяүлеләр сафын тулыландырачак.

Руль артына исерек хәлдә утыруның аяныч нәтиҗәләр китереп чыгаруы хакында даими ишетелеп торса да, кайберәүләр исереккә диңгез тубыктан икәнен исбат итеп тора. Узган атнада  Актаныш районында руль артына эчкән хәлдә утыручы алты машина йөртүче ЮХИДИ хезмәткәрләренә килеп капкан. 

Нәтиҗәдә, Актаныш авылында гомер итүче 1966 елгы ир уртасы абзый, шулай ук 1997 елгы актанышлылы, Тәкмәк авылында яшәүче инде акыл утырткан 61  яшьлек ир-ат, Иске Айманнан һәм Яңа Әлемнән  1996 елгы егетләр,  үз теләкләре белән,  җәяүлеләр сафын тулыландырачак.  1969 елгы Яр Чаллы шәһәре гражданы да Актанышта исерек килеш руль артына утырган өчен  җәзасын алачак. 

Хәер, бер авызларына хуҗа була алмаучы мондый затларның җәяү йөрүе, бәлки, юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен яхшырактыр да әле. Тәҗрибә күрсәткәнчә, исерек килеш руль артына утыручылар күп очракта аварияләрнең төп сәбәпчесенә әверелә бит. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев