Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АКТАНЫШ ЮЛЛАРЫННАН ХАКЛЫК ЭЗЛӘГӘНДӘ: Кемнәр - җәяү, кемнәр юк икән...

Әллә хәмер кулланып ардык, җәмәгать, әллә җәяү йөрисе килми – сәбәбе нинди генә булса да, район территориясендә эчкән хәлдә машина белән идарә итүчеләр кискен кимегән, диләр... Ышанып кына булмый.

Һәр хәлдә, эчке эшләр бүлегеннән алынган статистика шуны дәлилли. Ай эчендә Куян авылы гражданины гына  "майлангандай" барган уңай статистиканы бозып, рульгә утырыр алдыннан хәмер кулланырга җөрьәт иткән. 

Тик менә акка кара белән язылган саннарга ышаныргамы, әллә колакларгамы? Узган атнада гамәлләштерелгән 25 форма-киңәшмәдә тугыз ай дәвамында районда 107 кеше руль артына исерек хәлдә утырган дигән мәгълумат яңгыратылды. Бу – бер айга уртача 12 кеше дигән сүз.  Әмма 12 бит 1 түгел. Әллә соң ЮХИДИ хезмәткәрләре начаррак эшли башлаганмы? Алай дияргә һич кенә дә сәбәп юк: алар даими хезмәттә. Светофор күреп ияләнмәгән актанышлыларны  “саклый” алар. 

Исерек машина йөртүчеләрнең кискен кимү сәбәпләренә килгәндә, тагын бер шик бар барын, әмма ул фактлар белән расланмаган. Әллә соң җитәкчерәк урыннардагылар бераз салмыш хәлдә машина белән идарә иткәндә, инспекторлар тарафыннан тоткарланса, алар гомуми исемлеккә кертелмиме? Әгәр шулай икән – дөрес түгел бит бу, җәмәгать!  Без үз “герой”ларыбызны танып-белергә бурычлы. Аннан килеп, "права"дан колак кагып та, район эчендә руль артында йөрүчеләр (ә алар бар!) берәр фаҗига китереп чыгарса, җавапны кем бирәчәк? Ул вакытта статистика сорап азапламаслар, баштан да сыйпаучы булмас кебек...


Сүз уңаеннан, ай дәвамында район юлларында 57 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, механик зыян белән бәйле 13 очрак исәпкә куелган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев