Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышбашта тозлы чишмә тапканнар?

Сихәтле чишмә яңалыгы социаль челтәрләрдә яшен тизлегендә таралды.

- 2019 елда, Кавказга, иремнең туганына кунакка баргач, сүз арты сүз чыгып, «Ессентуки,» суы белән ашказаны дәваладык әле. Сездә дә файдалы су чыганаклары бардыр бит, барырга иде” дигәч кычкырып көлде туганыбыз. “Үзегездә тозлы чишмә суы бар бит, “Ессентуки”га караганда күпкә файдалы ул“ дип, урынын өйрәтте, - ди Актанышбаш авылында яшәүче Резидә Храмова.

Татар тотып карамый ышанмый ди бит. Шуңа, тозлы чишмәне күреп, суын татып карау нияте белән Актанышбашка юл тоттык. Бакчалар артында, басу белән авылны аерып торган яр астыннан ага ул. Юлдан гына түгел, якынга барып карасаң да эзләп табарлык түгел. 

Анын барлыгын да белмәс идем, мин бит бу авыл кешесе түгел, - ди Резидә апа. – 1 май көнне, узган ел, өмә оештыру нияте белән шушы ярны чистарттык. Шунда табылды ул. 
Былтыр пластик шешәнең артын кисеп, су алырга җайлап куйган идем. Бүгенге көндә анда чистарту эшләре бара. Торба куелды, су алырга җайлап такталар җәйдек. Иптәшем Рафик белән улым Данияр саваплы эш башкаралар. Чишмәнең кайда икәнен өйрәткән абыебыз, узган ел 3 майда бакыйлыкка күчте. Чишмә аккан саен аңа савап язылсын, урыны җәннәттә булсын, - ди ул. 

Сихәтле чишмә яңалыгы социаль челтәрләрдә яшен тизлегендә таралды. “Актанышбашта Есентуки ага әллә?”, “Урынын күрсәтегез әле...” дигән сораулар, әлеге яңалыкны кире кагып, көлеп язучылар да шактый булды. Дөрес, чишмә суының файдасы хакында язу әле иртәрәктер. Суга анализ ясалмаган. Әмма якын киләчәктә, тиешле эшләр башкарылып, районда тагын бер сихәтле вә шифалы чишмәгә артыр дигән өмет бар.

Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Рәмис Минһаҗев якын арада чишмә суына анализ ясалачагын ассызыклады. Ә “Роспотребнадзор” идарәсенең Актаныш бүлегендә әлеге хезмәтнең, ташлама белән 19 500 сумга төшәчәген искәрттеләр. Гадәттә, су чыганагын тикшертү 23-24 мең сумга баса. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев