Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышлыларны үзизоляция режимында ГТО күнекмәләрен ныгытырга чакыралар

Үзизоляция чорында һәркем өй шартларында ГТО нормаларын тапшырырга әзерләнә ала.

undefined

Соңгы елларда югары технологияләр тормышыбызга тирән үтеп керде. Компьютерлар, смартфоннар, планшетлы компьютерлар гадәти күренешкә әверелде. Нәтиҗәдә белем бирү, мәгълүмат алу мөмкинлеге артты. Шул ук вакытта заманча технологияләрне чамадан тыш артык куллану нәтиҗәсендә, балаларның, укучыларның  сәламәтлеге какшавы мәгълүм булды. Үсеп килүче буынның сәламәтлеккә туймавы шул хакта сөйли. Шуңа күрә дә тренерлар, укытучылар, остазлар ярдәме белән, балаларны спортка, актив ялга җәлеп итү бурычы куелды. Нәтиҗәдә ГТО нормаларын тапшыру янә күркәм гадәткә әверелде.

Актаныш районында ГТО нормаларын тапшыру ел дәвамында алып барыла. Агымдагы санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, нормативларны үтәү ГТО үзәкләрендә вакытлыча туктатылды. Әмма үзизоляция чорында да һәркем өй шартларында ГТО нормаларын тапшырырга әзерләнә ала. Моның өчен интернет чыганак һәм теләк кенә кирәк.

Районның ГТО тестларын тапшыру үзәге вәкилләре социаль челтәрләр аша нормативларны тапшырырга әзерләнүчеләр өчен  видеороликлар тәкъдим итә. Алар теге яки бу нормативны дөрес үтәргә өйрәтеп кенә калмый, өй шартларында сынауга әзерләнү өчен гади күнегүләрне дә күрсәтәләр.

Aktanysh.tatarstan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев