Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта Гадел Сәлахетдиновның юбилей кичәсе үтте (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

24 декабрь көнне район мәдәният йортында районның мактаулы гражданы, 28 ел дәвамында “Кызыл көч” колхозы белән җитәкчелек иткән олпат зат  Гадел Касыйм улы Сәлахетдиновның 90 яшьлек юбилее узды.

Хуҗалык җитәкчеләре, авыл башлыклары, мәктәп директорлары, укучылар, юбилярның якыннары катнашындагы тантанада Җир улына мәдхия җырланды, районыбыз тарихына лаеклы өлеш керткән затка карата чиксез соклану, горурлану, ихтирам сүзләре яңгырады.  


Гадел Касыйм улын сәхнә түреннән район башлыгы Э.Н. Фәттахов тәбрикләде, юбилярга Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев, Татарстанның премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы министры Марат Готыф улы Әхмәтов һәм үз исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев