Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АКЦИЯ КЫСАЛАРЫНДА: Актаныш балалары юл кичүен чыкканда игътибарлы булырга чакыра (+ФОТОЛАР)

Бүгеннән мәктәпләрдә укулар башланды. Укулар башлану белән юлларда балаларның саны да кискен һәм сизелерлек артты.

Балалар катнашында килеп чыккан юл-транспорт фаҗигаләренең санын киметү, балаларның һәм үсмерләрнең юлда үз-үзләрен тоту күнекмәләрен ныгыту максатыннан, 2019 елның 26 августыннан 8 сентябренә кадәр Татарстан Республикасында "Игътибар-балалар!" профилактик акциясе старт алган иде. Акция кысаларында Актаныш районында да шактый чаралар оештырылды. 

Бүгеннән мәктәпләрдә укулар башланды. Укулар башлану белән юлларда балаларның саны да кискен һәм сизелерлек артты. Бу чорда машина йөртүчеләрдән дә, балаларның үзләреннән дә аеруча зур игътибар сорала.  

Юл кичүләрендә бәхетсезлек очракларын  кисәтү максатыннан бүген ЮХИДИ район фонды җитәкчесе Лена Фазлиева беренче санлы мәктәпнең ЮИД отряды укучылары белән берлектә акция үткәрде. 

Балалар махсус трафарет һәм буяулар  ярдәмендә беренче мәктәп каршындагы җәяүлеләр кичүе алдына “Игътибар! – Внимание!” дигән сүзләр язды. Шул рәвешле алар юл аркылы чыгучыларга  игътибарлы булырга кирәк икәнен искәртте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев