Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АКЦИЯ КЫСАЛАРЫНДА: Актанышта ЮХИДИ хезмәткәрләре “Куркынычсызлык каешы” профилактик операциясе үткәрде (+ФОТОЛАР)

 1 сентябрьдән республика күләмендә, шул исәптән Актаныш районында да, “Куркынычсызлык каешы” профилактик операциясе старт алды. Ул 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

Статистика күрсәткәнчә, юл-транспорт һәлакәтләрендә  һәлак булуларга  да, имгәнүләргә дә төп сәбәпче  - куркынычсызлык каешларын эләктермәү... Кызганычка каршы, күпләр  каеш эләктермәүнең тормыш һәм сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин икәнлеге турында уйламый. Куркынычсызлык каешларын һәм балаларны йөрткәндә махсус җайланма кирәклеген дә күпләр аңлап бетерми.

Юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмау, аларда травма алу һәм үлем очракларын кисәтү максатыннан, 11 сентябрь көнне районның ЮХИДИ хезмәткәрләре, ЮХИДИнең Актаныш районы буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Лена Фазлиева белән берлектә, махсус рейдка чыкты. МТС бистәсендәге боҗрада  юл тәртибе сакчылары машиналарны туктатып, салонда балалар булса, аларның махсус утыргычлар белән тәэмин ителешен һәм куркынычсызлык каешының эләктерелгән булуын тикшерде. 

Иртәнге сәгатьләрдә күпләр балаларын мәктәпләргә, балалар бакчаларына илтә. Бу вакытта юлдагы хәрәкәт аеруча җанлы, һәм, билгеле, аварияләр килеп чыгу куркынычы да бермә-бер артык.  Профилактика бүлеге җитәкчесе Лена Фазлиева машина йөртүчеләрне менә шул хакта кисәтеп, сак булырга, куркынычсызлык каешларын һәрвакыт эләктереп йөрергә киңәш итте. 

Профилактика максатыннан, туктатылган машина хуҗаларына тематик буклетлар, китаплар бүләк ителде. 

Сүз уңаеннан, транспорт куркынычсызлыгы үзәкләренең тикшеренүе шуны күрсәтә: иминлек каешын эләктерү алгы утыргычта утырган пассажирның юл-транспорт һәлакәте вакытында үлү яки җәрәхәт алу ихтималын - 50 процентка, ә артта барганнарның 25 процентка киметә. Машина ауган вакытта эләктерелгән каеш исән калу шансын биш тапкырга арттыра. Юл хаталарны кичерми – шуны онытмагыз! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев