Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АЛ СЕБЕРКЕ, АЛ МУНЧАЛА, ӘЙДӘ КИТТЕК МУНЧАГА: Актанышның җәмәгать мунчасыннан халык нигә зарлана?

Җәмәгать мунчасы халыкка атнаның ике көнендә (шимбә, якшәмбе) хезмәт күрсәтә. Шимбә көнне мунча сихәтен ир-атлар алса, якшәмбе көнне юынырга хатын-кызлар килә. Хәтта якын-тирә авыллардан такси яллап килүчеләр дә бар икән.

 Саный китсәң, җирлектә яшәгән һәркемнең үзен борчыган мәсьәләсе бар. Кемгәдер түбәдән үткән су тынгы бирми, берәүләрне юлларның төзексезлеге борчый, кемдер  чүп җыюдан канәгать түгел – тыңлаучысы  булса, зары табылып тора.

17 июль көнне Актанышта үткән очрашуда катнашкан  һәркем үзен борчыган сорауны турыдан-туры җитәкчелеккә юллый алды. Кайбер райондашларыбыз бу мөмкинлектән файдаланды да.  Шунысына игътибар итми мөмкин түгел - сораулар пенсия яшендәге  апалар авызыннан яңгырады.

Аларны борчыган мәсьәлә - җәмәгать мунчасының эш сәгатьләре.

 Район үзәгендә  урнашкан  җәмәгать мунчасы  -  социаль объект, ягъни ул халыкка хезмәт күрсәтү юнәлешендә эш башкара.  Нигездә, бирегә пенсия яшендәге абый-апалар йөри. Хәтта якын-тирә авыллардан такси яллап килүчеләр дә бар икән.

Реклама

Җәмәгать мунчасы халыкка атнаның ике көнендә (шимбә, якшәмбе) хезмәт күрсәтә. Шимбә көнне мунча сихәтен ир-атлар алса, якшәмбе көнне юынырга хатын-кызлар килә. Мунча керү бәясе 160 сум.

Монда даими йөрүчеләр аның эш сәгатьләреннән канәгать түгел булып чыкты. Мунча көндезге 14.00 сәгатьтән кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Билгеле, үз мунчасы булган кеше өчен юынырга иң кулай вакыт бу аралык. Әмма җәмәгать мунчасына йөрүчеләр өчен түгел. Мунча кереп, тир катырып, өеңә  кайтып җиткәнче шактый вакыт үтә. Җәй көне ярый ла көн озын, кыш көне өлкәннәр өчен кичке сәгать сигез ул төн вакыты ләбаса.

Мунчаның шушы гади генә  бер кимчеле халыкта зур ризасызлык тудырган булып чыкты. Ә проблеманы уртага салып сөйләшү икенче көнне үк үз нәтиҗәсен бирде. Инде 28 июльдән Актанышның әлеге социаль объекты мунча яратучыларны  яңа график нигезендә кабул итә башлаячак, ягъни  28еннән ул иртәнге 10.00 сәгатьтән кичке 16.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Рәхим итегез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X