Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Александр Карпов Конституциягә төзәтмәләр турында: Хезмәт кешесендә бөтен икътисад тора

Илнең төп документында гражданнарның хезмәтен хөрмәт итү һәм хезмәт ияләренең хокукларын яклау гарантиясен ныгытырга тәкъдим итәләр.

undefined

Россия Конституциясендә хезмәт ияләренә хөрмәт гарантиясен ныгытырга кирәк, чөнки нәкъ менә хезмәт кешесендә ил икътисады тора. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы белән Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводы генераль директоры Александр Карпов шундый фикер белән уртаклашты.

«Хезмәт кешесе - безнең бөтен икътисадны тотып тора. Матди кыйммәтләр җитештерә торган кеше булмаса, берни булмый. Шуңа күрә мин моны Конституциядә конкрет беркетергә кирәк дип саныйм ", - дип билгеләде Карпов.

Конституциягә төзәтмәләрдә Россия Федерациясе гражданнарның хезмәтен хөрмәт итә һәм аларның хокукларын яклауны тәэмин итә, дип язарга тәкъдим ителә. Шулай ук дәүләт тарафыннан хезмәткә сәләтле халыкның тулаем Россия Федерациясе буенча яшәү минимумының минималь күләме гарантияләнә. Моңа кадәр төзәтмәләрне ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов уңай бәяләде.

https://www.tatar-inform.ru/news/politics/13-04-2020/aleksandr-karpov-o-popravkah-k-konstitutsii-na-cheloveke-truda-derzhitsya-vsya-ekonomika-5734366

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев