АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Актаныштан Ләес хәзрәт Галләмов: Хаҗга китәр алдыннан гына инсульт бәрде

Инде юлламалар алынып, чемоданнар әзер булды дигәндә генә Ләес хәзрәтне инсульт бәрә.
Быел Татарстаннан 1800гә якын мөселман хаҗ сәфәрендә. Бүген алар Мәккә каласында. Татарстанлыларның бер өлеше изге җиргә Мәдинә шәһәре аша барды, икенче бер өлеше, киресенчә, Мәккәдән Мәдинәгә юл алачак.
Хаҗ гыйбадәтләре инде тәмам. Мина җирлегендә яшәү, Гарәфә үзәнлегендә дога кылу, Мөздалифәдә ачык һавада төн кунулар артта калды. Бүген милләттәшләребез чын хаҗи исеменә ия. Мәккә шәһәрендә бүген кемдер туган-тумачасы, әрвахлары өчен гомрә кыла, Кәгъбәтулла тирәли тәваф башкара.
Татарстанлылар арасында инде берничә тапкыр хаҗ кылучылар да бар. Әйтик, Актаныштан Ләес хәзрәт Галләмовның изге җирләргә өченче тапкыр килүе.
- Беренче тапкыр ерак 1998 елда хаҗ кылган идем. Ул вакытта хаҗ кылучылар әле күп түгел иде. Кәгъбәтуллага якын әйләнештә генә кеше шактый иде, өтеш-төртеш юк, ераграк әйләнеш буш иде. Намазны да теләсә кайсы җирдә утырып укыдык, - дип сөйләде ул “Татар-информ”га.
Ләес хәзрәт беренче хаҗын Согуд Гарәбстаны короле чакыруы буенча башкара. Татарстанда милли күтәрелеш чоры була бу. Нәкъ шушы елда король республикабызга 200 кешелек юллама бүләк итә. Юлы, яшәве, ашавы – барысы да кергән.
- Икенче тапкыр хаҗ кылырга 2007 елда насыйп булды. Ул чакта үзебез бардык. Һәм менә 2018 елда Татарстан Президенты ярдәме белән килдем, - дип сөйли хәзрәт.
Бу юлы Ләес әфәнде хәләл җефете Мәхрәмә апабелән барырга булган. Хатыны белән төрле төркемнәрдә булу сәбәпле, төрле юллар аша килгәннәр. Ләес абый Казан-Мәдинә-Мәккә маршруты белән килсә, Мәхрәмә апа Истанбул, Җиддә, Мәккә, Мәдинә шәһәрләре аша сәфәр кыла. Әмма Мәккәдә алар бергә яшәделәр.
Хаҗ алдыннан - инсульт!
Хаҗ алдыннан сынаулар да булмый калмый диләр. Галләмовлар гаиләсенә дә кагылган бу. Инде юлламалар алынып, чемоданнар әзер булды дигәндә генә Ләес хәзрәтне инсульт бәрә. Актаныш табиблары абзыйны хаҗга җибәрер өчен бөтен көчләрен куйганнар. “Сакалыннан сыйпый-сыйпый яратып дәваладылар, син, һичшиксез, хаҗга исән-сау барып кайтырга тиеш, бабай”, - дип әзерләделәр Ләесне, дип сөйли Мәхрәмә апа.
9нчы август көнне Ләес хәзрәткә соңгы даруны кадыйлар, 10сы көнне ул аэропортка чыгып китә. Хаҗ юлындагы сынаулар – олуг гыйбадәтнең аерылгысыз бер өлеше. Ләес абзыйның һәм Мәхрәмә апаның хаҗлары кабул булсын! Актаныштагы туган йортларына исән-имин генә әйләнеп кайтсыннар.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/din/aktanyshtan-l-es-kh-zr-t-gall-mov-kha-ga-kit-r-aldynnan-gyna-insult-b-rde/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 07:23Әй, язмыш, язмыш: Өлгерәсе иде!.. Аркамда – биштәр, аякларымда – кроссовкалар, өстемдәге курткам да пикникка чыкканда кия торган, яңасы никтер тәнемә ябышмый. Көзге каршында сәгатьләр буе чәч ясап азапланучыларны, гомумән, аңламыйм. Бейсболкамны башыма ябыштырып куям да чыгып чабам. Ләлә САБИРОВА15500
-
20 май 2022 - 06:30Эчә белеп эчсәң дә... Берничә ел элек мин ару гына салгалый идем. Шушы зәхмәттән котылырга теләп, бик күп имчеләр белән аралаштым, наркологларга да барыштырдым. Әллә файдасы тиде, әллә үземнең ихтыяр көчем нык булды, мин бу чирне җиңдем. Әлегә. Арытаба ничек булыр, белеп булмый. Ә менә шушы юлда очраган белгечләрнең кайбер киңәшләре белән уртаклашасым килә.14000
-
19 май 2022 - 19:04Актанышның икенче мәктәбе укучылары "ЭкоЯз" акциясендә катнашты Районыбызда "ЭкоЯз" акциясе дәвам итә.19400
-
19 май 2022 - 15:33ПИОНЕРИЯГӘ 100 ЕЛ: Бүген пионер ветераннары, укучылар, әйдәманнар катнашында юбилей слеты узды (+фоторепортаж) В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы төзелүгә 100 ел тулу зур вакыйга. Районкүләм юбилей слетында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов та катнашып укучыларны, остазларны, пионерия ветераннарын бәйрәм белән котлады.35800
-
16 май 2022 - 13:06Сабантуйларының кайчан булачагы билгеле Сабантуй быел Казанда 19 июньдә узачак. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ регион башлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.52200
-
16 май 2022 - 09:02АКТАНЫШТА ЦИФРЛАШТЫРУ: "Ак Барс Банк" район мәктәпләренә 182 ноутбук бүләк итте "Россия Федерациясендә санлы экономика" федераль программасын тормышка ашыру кысаларында Актаныш районының барлык мәгариф оешмалары югары тизлекле интернет челтәренә тоташтырылды.39700
-
16 май 2022 - 08:28Быел җәй салкын булмаячак Халык арасында быелгы җәйгә карата төрле сынамышлар йөри. Ә синоптиклар ниләр фаразлый?78900
-
12 май 2022 - 15:04Актаныш районы территориясендә 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган Актаныш районы территориясе буенча 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган. Бу республикада иң югары күрсәткеч. Бүген “Актаныш районында цифрлы трансформация үсеше стратегиясе» турында узган район Советы утырышында бу хакта “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте филиалы- Чаллы зонасы электр элемтәсе бүлеге җитәкчесе Илдар Нургалиев җиткерде.71900
-
12 май 2022 - 14:53Тузганактан варенье кайнатабыз! Дуслар, тузганактан кайнатма ясый беләсезме? Белмәсәгез - өйрәтәбез. Лимон кушылган мондый варенье - салкын тиюдән яхшы профилактик чара, шулай ук төрле инфекцияләрне тизрәк җиңәргә ярдәм итәчәк. Ә тәме-е-е!..58900
-
12 май 2022 - 14:43Сирень чәчәге белән дәваланыгыз! Тиздән күз явын алып, сирень чәчәк атачак. Бу матур чәчәкнең күп авырудан дәва икәнен белә идегезме?45400
-
10 май 2022 - 11:57"АКТАНЫШ АВАЗЫ" телевидениесе хәбәрләр тапшыруы 05.05.22
-
4 май 2022 - 15:4703.05.22 ХӘБӘРЛӘР
-
ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр? Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп.
-
21 май 2022 - 11:00Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатка Башкортстанның Туймазы районы делегациясе килде.9100
-
21 май 2022 - 06:57Бал... зыянлы?Аның файдасы турында күпертеп сөйлиләр, ди белгеч. Балда шикәр күп, шуңа күрә аны даими куллану зарарлы. Ул йөрәк-кан тамырлары авырулары, шикәр чире, шеш үсеше китереп чыгарырга, симертүгә һәм картаюны тизләтергә сәләтле.11000
-
21 май 2022 - 06:45ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ: Кояш чәчәге- тузганакТузганак яфракларыннан ясалган салат кайбер төр авыруларга менә дигән дәва!8300
-
12 май 2022 - 10:45Актаныш икмәк комбинатыннан вакансияләр Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр эшкә чакырыла63300
-
11 май 2022 - 14:32Актаныш кошчылык станциясе бройлер чебиләр һәм мулард үрдәкләрне сатуга чыгара 13 майдан Актаныш кошчылык станциясе тәүлеклек һәм ункөнлек йорт кошларын тәкъдим итә.71600
-
4 май 2022 - 09:52Вакансияләр тәкъдим итәбез! Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр кирәк.82400
-
16 май 2022 - 14:3540-летний местный житель Актанышского района осуждён к исправительным работам за неуплату средств на содержание несовершеннолетних детей Прокуратура Актанышского района поддержала государственное обвинение по уголовному делу в отношении 40 летнего жителя Актанышского района. Он признан виновным в совершении преступления, предусмотренного ст.157 ч.1 УК РФ (неуплата родителем без уважительной причин в нарушение решения суда средств на содержание несовершеннолетних детей, если это деяние совершено неоднократно)54000
-
16 май 2022 - 13:06Сабантуйларының кайчан булачагы билгеле Сабантуй быел Казанда 19 июньдә узачак. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ регион башлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.52200
-
16 май 2022 - 11:26Авыл җирендә яшәп, өч бала алып кайтканнарга торак яки машина бирергә мөмкиннәр Тиздән авыл җирендә яшәп, өченче баласын алып кайткан хатын-кызларга акча урынына йә торак, йә машина бирергә мөмкиннәр.59500
-
16 май 2022 - 10:51Йолдызлар ни сөйли: 16–22 майга гороскоп Йолдызнамә: 9 – 15 ноябрь Кучкар (21.03 – 20.04) Бик урынлы һәм оста итеп әйткән тәнкыйть сүзләрегез берәүләрне уйга салыр, икенчеләрнең ачуын чыгарыр. Эштәге киеренкелекнең берникадәр кимүе өй, ял һәм күңелгә ятышлы башка әйберләр турында уйлый башлау мөмкинлеге бирер. Ял көннәрендә әйбәт хәбәр ишетелер.57901
-
16 май 2022 - 08:28Быел җәй салкын булмаячак Халык арасында быелгы җәйгә карата төрле сынамышлар йөри. Ә синоптиклар ниләр фаразлый?78900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика